Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Студент буласың килсә…
18.08.2016

Студент буласың килсә…

Сынатмадылар
Елдан-ел чыгарылыш укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары катлаулана бара. Быел аеруча профиль дәрәҗәдәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы укучыларда канәгатьсезлек уятты. Биремнәр арасында мәктәп программасына кермәгәннәре дә байтак булганга, чыгарылыш укучылары Россия Президенты Владимир Путинга кадәр хат язарга мәҗбүр булдылар. Әмма БДИ биремнәрен төзүче авторлар: “Булачак инженерлар югары математиканы мәктәптән үк үзләштерә башларга тиеш”, — дигән фикерне алга сөрделәр. Республикабызда математика фәнен тирәннән өйрәнүчеләр бар икән. Ижау шәһәренең 29нчы лицееннан Степан Москалев һәм Егор Зайцевлар профиль дәрәҗәдәге математикадан 100 балл җыюга ирешкәннәр. Абитуриентлар арасында берничә укучының БДИ нәтиҗәләре рекорд баллга – 299га тигезләшкәннәре дә бар. Шулай ук быелгы чыгарылыш укучыларының казанышлары – портфолиолары үткән уку елы белән чагыштырганда 1,5 тапкыр югарырак тора икән. Югары уку йортына кергәндә, мәктәпне кызыл аттес-татка тәмамлаучыларга, ГТО нормаларын алтын медальгә бирүчеләргә, волонтерларга БДИ балларына тагын 10шар балл өстәделәр.
Ниһаять, чыгарылыш укучыларының күбесе сынауларны уңышлы үтеп, үзләре теләгән югары уку йортларының беренче курс студентлары булуга ирештеләр. Быел Удмурт дәүләт университетының “Икътисад”, Авыл хуҗалыгы академиясенең “Җылылык, энергетика”, Ижау дәүләт техник университетының “Мәгълүмати техника”, ә Ижау медицина дәүләт академиясенең “Стоматология” факультетларында аеруча конкурс югары булды.

Чын “отличник” нинди була?

Быел республиканың 537 укучысы мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамладылар. Әмма УР Башлыгы Александр Соловьев шуларның 125ен генә, ягъни БДИын рус теленнән — 90, ә профиль математиканы 70 баллдан югары балларга биргәннәрне генә Резиденциядә кабул итте. Тантанада Ижау шәһәренең 55нче мәктәп укучысы Альбина Гыйззәтуллина да бар иде. Ул имтиханны рус теленнән — 93, ә математикадан 75 баллга язды. Калган 412 укучының “5”леләре әллә чын булмады микән? Отличник булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Нигә алар БДИны начар бирделәр? Китап тотарга гына күнеккән “отличниклар” тормышта югалып калмаслармы? Әлеге сорауларыма җавап эзләү өчен Альбина Гыйззәтуллина һәм аның әнисе Рәмзия Юныс кызы белән очраштым.
“БДИ нәтиҗәсе белән “отличник” булу алар икесе ике нәрсә. БДИга әзерләнгәндә, ,конкрет биремнәргә әзерләнәсең. Ә отличник ул һәр фәнне укып, “5”легә үзләштереп бара. Отличниклар укытучыларның яраткан укучылары, диләр. Тик мин моның белән килешмим. Башлангыч сыйныфта укытучы-ның яраткан укучысы булырга мөмкиндер. Тик югары сыйныфта барлык укытучылар да бер төрле түгел. Минемчә, укытучылар тырышкан һәр укучыны күрәләр, аларга ярдәм итәргә тырышалар. Мин һәр фәннән дәресләрне әзерләп, бирелгән темаларны өйрәнеп, “5”леләрне тырышып укып алдым. Рус теленнән 93 балл җыйгач та, укытучыма шалтыратып: “Сез миңа “5”лене дөрес куйгансыз”, – дип әйттем. Без сыйныфта ике кыз мәктәпне кызыл аттестатка тәмамладык. Икебез дә сыйныфташларыбыздан аерылып тормадык. Һәрьяклап үсәргә тырыштык. Мин үзем кул эшләре буенча төрле түгәрәкләрдә шөгыльләндем. Кесәдә акчам булсын өчен, куяннар үрчетеп сатам, токымлы песием бар. Икенче сыйныфташым да тырышып уку белән бергә бию белән дә шөгыльләнде”, — ди Альбина.
Сүзгә әнисе кушылды. “Безнең гаиләдә балалар Яңа елга теләкләрен блокнотларына язып баралар. Аның “5”легә генә укырга, дигән теләге елдан-ел кабатланып килде. Ихтыяр көче зур, үзенә максат куя икән, ул аңа ирешә. Отличник булу теләге дә аныкы. Без бары аңа шартлар гына тудырдык. Дүртенчедә укыганда эзләнү эшләре язып, районда, шәһәр күләмендә чыгыш ясап, үзен күрсәтә башлады. Аудитория алдында чыгыш ясап, үз фикерен башкаларга җиткерергә өйрәнүенә сөендек кенә. Дөрес, гел беренчелеккә өйрәнгән балалар җиңелүне авыр кичерәләр. Кызыл аттестатка әзерләнә башлагач та, аңлату эшләре алып бардык, чөнки ул дигәнчә генә килеп тә чыкмас-
ка мөмкин. Тик Альбина: ”Мин “5”леләренең чын булуын исбат итәчәкмен”, — дигән максатны үз алдына куйды һәм булдырды”, — диде.
Ул көнне Альбина безне үзе пешергән торт, пицца белән сыйлады. Өйгә тәртип ясау, савыт-сабаларны юуу да кызларга йөкләнгән. “Мин үзем бик иртә әнисез калдым. Кызларым икенче гаиләгә килен булып төшкәч, әнисе эшкә өйрәтмәгән, диярлек булмасын өчен аларны кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәттек. “Йолдыз” чире булмасын өчен артык үсендермәдек”, — диде Рәмзия Юныс кызы үзенең тәрбия алымнары белән уртаклашып.
Альбина Гыйззәтуллина беренче дулкында ук УдДУның иң дәрәҗәле “Нефть һәм газ” факультетына укырга керде. (Хәзер югары уку йортына укучыларны 2 дулкында: беренче дулкында 80%, ә икенче дулкында 20% абитуриентларны кабул итәләр). Студент булгач та Альбинаның беренчелекне бирмәвенә ышанычыбыз зур.
Шушы урында газета укучыларның “Рилиянең үзенең улы укырга кердеме икән?” – дигән сорау тугандыр. Аллага шөкер, үзе теләгән ИжДТУның “Энергетика” факультетында бюджет хисабына белем алачак. Тиздән уку елы башланыр. Кабат чыгарылыш укучылары сынауларны үтәчәкләр. Алдан әйткәнемчә, аның кызуы әти-әниләргә дә җитә. БДИның мәҗбүри бирелергә тиешле математика база дәрәҗәсенә һәм рус теле фәненә мәктәп укытучылары әзерли. Ә югары уку йортына керү өчен сайлаган фәннәр буенча БДИга укучы үзе әзерләнергә, я булмаса репетитор табарга тиеш. БДИга әзерлекне беренче сентябрьдән үк башласаң, таманга гына туры килә. Тик БДИ бирү, аның нәтиҗәләрен көтеп алу бала өчен генә түгел, ата-ана өчен дә бик зур стресс. Сүз дә юк, имтиханнарда югары балл җыя алган һәркем өчен югары уку йортларының ишекләре ачык, ягъни тырышлыгыңны, ихтыяр көчеңне җиксәң, студент буласың.

Рилия Закирова.