Студент булуым белән горурланам
25 гыйнвар – Россия студентлары көне
Белешмә:
— 2005 елның 25 гыйнвары Россия Президенты указы буенча Татьяна көненнән Россия студентлары көне дип билгеләп үтелә.
— 2016-2017 уку елында Удмуртиядә 75,1 мең студент төрле уку йортларында белем алган. Шуларның 43 меңе югары белем алганнар.
— Югары уку йортларында белем алучы студентларның 55%ын хатын-кызлар тәшкил итә.
— 55% студент түләүле бүлекләрдә укый.
— Дәүләт карамагында булган югары уку йортларында бөтен төр уку формаларына 100 урынга 377 кеше булса, көндезге уку йортларында 100 урынга 566 кеше тәшкил итә.
Мин 2013 елда Удмуртия дәүләт университетының студенты булдым. Быел инде аны тәмамлау алдында торам. Башта чит телләр факультетында белем ала башласам, соңрак, башка һөнәр үзләштерергә теләп, журналистика факультетына күчтем. Башта өйрәнеп китәргә авыр булса да, үкенмим. Чит телләр факультетында мин инглиз телен тирәнрәк үзләштердем, испан һәм латин телләрен өйрәнә башладым. Яңа дуслар таптым. Монда зур тәҗрибә туплый алуыма сөенәм.
Журналистика факультетына күчкәч, университет тормышында актив катнаша башладым. Студентлар советына йөрдем, театральләшкән сәхнә күренешләрендә катнаштым. Дөрес, авыр чаклар да булды. Репетицияләргә йөрү, лекцияләрдән соң калып әзерләнү җиңел булмаса да, студент тормышымның иң күңелле мизгелләре мәңге күңелемдә сакланыр. Шулай ук мин “Яңарыш” газетасы белән дуслык күперен ныгыттым. Даими рәвештә язмалар җибәреп, язу сәләтемне үстердем. Узган ел мин чит илгә конференциягә барып, белемемне сынап карау бәхете татыдым. Ә җәй көне укуымдагы һәм университет тормышындагы уңышларым өчен диңгез буенда ял итү өчен юллама белән бүләкләндем. Әлеге күңелле мизгелләрне, укытучыларымны, төркемдәшләремне бик озак күңел түрендә саклармын әле.
Рәхмәт сиңа, университет!
Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.




