Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сыраны пычракка алыштырып!
18.08.2016

Сыраны пычракка алыштырып!

30 июль көнне “Чекерил” спорткомплексында “Җиңүчеләр узышы — 2” булып узды. Җиңүчеләр узышы — ул команда белән бер булып күнекмәләр ясау (воркаут), бер-береңә ярдәм итү, йөгергәндә очраган киртәләрне, авырлыкларны җиңү һәм икенче этапка күчү дигәнне аңлата. Уен 36 этаптан тора. 3 һәм 5 км га йөгерүдә 60 тан артык команда катнашты.

Көн эссе булуга карамастан, “Чекерил” спорт комплексы ярышка катнашучылар, аларның җанатарлары белән гөр килеп торды. Шәхси сынау өчен 1000 сум, команда белән катнашкан өчен 900 сум күләмендә түләп, монда һәркем катнаша ала иде. Ярышны күзәткәндә: “Үз акчаларын түләп, үз-үзләрен ник җәфалыйлар икән”, — дигән фикер килде башыма. Чөнки бу эсседә 3 метрлы стенага менү, траншея, тоннель, саз, пычрак аша үтү бер дә җиңелләрдән түгел. Ярыш азагында фикерем үзгәрде: “Уңышка ирешү өчен үзеңне ватарга кирәк шул, авырту вакытлыча, ә уңыш казану, җиңү мәңгелек!”.
Удмуртия Республикасы Яшьләр парламентының ирләр командасы 3 км йөгерүдә 3 нче урынга лаек булды. Команда да милләттәшебез Рәмис Шәяхмәтов тә бар иде. Ул ярыштан соң үзенең хисләре белән уртаклашты: “Университетны тәмамлаганнан соң мондый ярышларда катнашканым юк иде. Дөресен әйткәндә, сагынылган. Студент елларында югары уку йортлары арасында үткәрелгән слетларда, ярышларда катнашып гел җиңү яулый идек. Әлеге йөгерештә үз-үзеңне тикшерү, сынауларны үтеп, үзеңне башкалар белән чагыштырасың. Ярыштан соң тәндә авырту, ару тойсам да, миңа спортның үз тормышымда нинди урын алып торганын уйларга бер дигән мөмкинлек булды. Миндә рух, көч ныклыгы, җиңүгә омтылыш сүнмәде, киресенчә, тагы да артты”, — диде ул, икенче елга да әлеге ярышта катнашырга теләген белдереп.
Әлбәттә, һәр оештырган чараның кимчелеге дә була, трассаларда күп кенә нокталар билгеләнмәү сәбәпле, командалар адашып йөрде, баудан үрмәләп барганда, баулар асылынып җиргә төште, командалар чиратка тезелде. 300 метрлы тауга менгәндә күзәтүче булмады, этапларга хөкемдарлар җитмәде. Эшләмәгән кеше генә хаталанмый! 300 кешене җыеп, ярыш оештырган оештыручыларга барыбер рәхмәт кенә әйтәсе килә. Чөнки ул көнне яшьләр агачлардан үрмәләде, пычракта аунады, үз ныклыкларын тикшерде, ә бу сыра эчеп, кайдадыр тәртип бозып йөрүгә, диванда аунап ятуга караганда күпкә файдалырак, кызыклырак!