Сүнмәс хисләр

Камбарка районы Кама авылының китапханә мөдире Фәнүзә Тагирова житәкчелегендә 13 апрель көнне «Татар халык ижаты» кичәсе булып үтте. Кичәгә сиксәнне узган әбиләр дә, урта яшьтәге хатын-кызлар да, яшьләр дә килгән иде. Китапханәнең уку залы hәрвакыттагыча шыгрым тулы булды.
Тыныч кына күңелгә рәхәтлек биреп, татар моңы агыла. Беренче булып оста Коръән укучы hәм мөнәҗәтче Арина Хатмуллинага сүз бирелде. Ул әниләргә багышланган мөнәҗәтен сузганда залда утыручылар тыныч кына тыңлый алмадылар. Аннары 80 яше тулып узган Хаҗиева Ания апа бик моңлы итеп мөнәҗәт укыды. Авылыбызда мөнәҗәтләрне үзләре язучылар да бар. Хәйдәрова Фирдәүсә апаның мөнәҗәтләрен Фәнүзә Бариевна укыганда тамашачылар хәйран калдылар.
Кичә шундый оста, үзенчәлекле итеп оештырылган, биредә шулай ук табышмаклар, юрамышлар, сынамышларда да әйтелде. Китапханә ярдәмчесе Мәүлиева С.З. хәзерге көндә киң таралган чирләрдән дарусыз дәваланырга киңәшләр бирде. Аннары бергәләп чәй эчтек. Өстәлдә ризыкның ниндие генә юк: әбиләребез коймак, вак пилмәннәр, чәк-чәкләр пешереп алып килгәннәр.
Чәй эчеп туйгач, әбиләр Сак-Сок бәетен елый-елый тыңладылар. Аннан соң әбиләребезнең күңелләрен күтәрү өчен Татар иҗтимагый үзәгенең Камбарка бүлеге рәисе Тәлгать Сәләхов әкрен генә элекке көйләрне гармунда уйнап җибәрде. Фәнүзә Тагирова, Альбина Вострецова, Надежда Копотева, Зиләлә Гатауллиналар нинди генә кичәләр уздырмыйлар! Китапханәдә уздырылган кичәләрне авыл халкы көтеп ала. Китапханәнең бер бүлмәсендә татар халык музее оештырылган. Бер сүз белән әйткәндә, шулкадәр киң күләмдә эш алып барырга ничек җитешә торганнардыр! Алдагы көннәрдә дә аларга иҗади уңышлар телибез!
Клара Солтаншина, Кама авылы



