Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сәхнәдәш дусларны барладык
7.02.2013

Сәхнәдәш дусларны барладык

     Сәхнәдәш  дусларны барладык

Сәхнәдәш дусларны барладык

Халыкның үз фольклорына, ата-бабалардан калган борынгы мирасына карата игътибары аның милләт тарихына карашын, киләчәгенә мөнәсәбәтен күрсәтә. Удмуртия татарларына бүген фольклор кирәкме? Ни өчен кирәк? Миллилегебез әкрен генә сүнеп барганда ансамбльләр татарыбызга милләт буларак сакланып калырга ярдәм итә аламы? Узган атнада “Халыклар дуслыгы йорты”нда “Дуслар арасында” дип исемләнгән кичәдә әлеге сорауларга җавап эзләнде.

Дөрестән дә, дөнья күләмендә барган глобализация нәтиҗәсендә милли мохитне саклау көннән-көн кыенлаша. Ходайга шөкер, Фәнис Яруллин әйткәнчә, арабызда язмышның якасына ябышып, мәдәниятебезне саклап калырга тырышучылар шактый. Шулар рәтенә шәһәребездә эшләп килүче фольклор һәм халык ансамбльләрен кертергә була. “Халыклар дуслыгы йорты”ның төрки телләр мәдәнияте белгече Лариса Гайнетдинова һәм Алия Абдуллиналар оештырган әлеге кичәнең төп максаты – милли йөзебезне саклап калуга көчен керткән барлык милләттәшләребезне бергә җыеп, аларның иҗатлары белән якыннан танышу, үзара дуслык җепләре сузу, тәҗрибә уртаклашу һәм иҗат иткәндә туган проблемаларны уртага салып сөйләшү иде. “Бәхет”, “Дуслык” фольклор ансамбльләре, “Шатлык”, “Гүзәл” халык җыр һәм бию ансамбльләре, “Асылъяр” татар музыкасы, җыр һәм бию ансамбле һәм “Сәйлән” яшьләр бию ансамбле тамашачыларны үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, җырлап-биеп тә, такмаклап та, милли уеннар да күрсәттеләр. Әлеге кичәдә ансамбльләребез болындагы аллы-гөлле чәчәкләрне хәтерләттеләр. Чәчләренә чал төшкән өлкән апа-абыйларга алмашка татар биюе көенә җилкенеп биергә, җырларга әзер торучы сабыйларның, яшьләрнең килүе аеруча шатландыра. Шунысы да игътибарга лаеклы: дистә еллар буе эшләп килүче ансамбльләрдә шөгыльләнүче өлкән буын вәкилләре җәүһәргә тиң рухи мирасны, үзләре биеп, уйнап үскән уеннарны, үзләре ишеткән җырларны тамашачыга җиткерсәләр, яшьләр исә һөнәри белемле булулары, искиткеч сәләтле һәм фольклорыбызны зәвыклы итеп күрсәтүләре белән аерылып тордылар. Шулай булуга карамастан, мәдәниятебезне саклап калуга көч куйган ике буын да мактауга, ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Республика күләмендә генә түгел, башка регионнарда да нинди генә чаралар узмасын Удмуртия татарларының данын яклыйлар һәм бервакытта да сынатмыйлар бит алар. Ансамбльләр фикер алышу барышында боларның барысы да милли җанлы сәхнә сөючеләрнең фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсе генә икәнлекне, республика татарлары данын яклау, милләтебезнең йөзен лаеклы күрсәтү өчен дәүләт ансамбле кирәклеген тагын бер тапкыр ассызыкладылар.

 

Гүзәл Шакирова