Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сөлге — милләтем бизәге
12.11.2015

Сөлге — милләтем бизәге

Һәр шәһәрнең үз гербы, һәр дәүләтнең мәдхия гимны, үз флагы бар. Һәр шәһәр, өлкә, ил үзенә генә хас үзенчәлеккә ия: Персиянең — келәмнәре, Һиндстанның — чәе, Башкортстанның — балы, Туланың — самовары, Оренбургның — шәле, Семёновның — матрёшкалары, Түбән Новгородның — городец бизәкләре… Татарстан — Арча читекләре, Казан сөлгеләре белән дан тоткан. Сөлге өчен ир-егетләр Сабан туйларында бил алышкан, малайлар аргамакларда чабышкан. Татар хатын-кызларының гимны да, гербы да — сөлге. Ул — җырларга, шигырьләргә кергән, Сабантуйларда колга башына менгән, элегрәк өйләребезне ямьләндереп торган.
Ижауда беренче китапханә 1899 елда ачыла. Анда татар китаплары булганмы, юкмы әйтүе кыен. Революциядән соң татар бистәсендә урнашкан клубта уку бүлмәсе булдырыла. Бүгенге көндә Муса Җәлил исемен йөртүче китапханәнең тарихы шуңа барып тоташа дисәң дә була. Ачылганына 65 елдан артык, фондында яшьтәше булган татар китаплары саклана. Шуларның берсе — Габдулла Тукайның шигырьләр җыентыгы, алты дистә еллап элек басылуына карамастан, һаман кулларда. Биредәге рухи байлыкның саллы өлеше, әлбәттә, рус әдәбияты, ә татар китаплары күпкә ким. Укучыларының дүрттән бере — милләттәшләребез. Китапханә каршында татар мәдәнияте һәм әдәбияты үзәге эшләп килә, музей почмагы оештырып җибәрделәр. Шуны экспонатларга баету максаты белән «Сөлге — милләтебез бизәге» исемле кичә уздырырга ниятләгәннәр. Аның хуҗабикәсе Рәмзия Гыйззәтуллина туку-чигү осталарын барлаган, бәйрәмгә гаҗәеп матур күргәзмә оештырган. «Халыкны жыр — бию белән генә тарту түгел, ә борынгы милли мирасыбызны саклап калу, яшь буынга тапшыру кирәклеген аңлатып, сандыклардан ул чигүле тастымаллар — сөлгеләрне дөньяга чыгарып, файдалы эшкә җигәсе килде,”- ди ул.
Дания Борһанова 16 яшендә кияүгә чыккан әбисенең (1884 елда туган) үз куллары белән бирнә итеп әзерләгән тастымалларын алып килгән. Йомшак җитен сөлгеләр туза да төшкән, әмма аклыкларын югалтмаганнар.
Фәнзилә Солтанова да шушы чара уңаеннан сандыгындагы яшьлек истәлекләрен тагын бер кат барлаган. Чигүле намазлык, алъяпкыч — килен булып төшкәндә үз куллары белән чигеп әзерләгән бирнәләре.
Өлкәннәр — тастымал-сөлгеләрнең ни­чек тукылганнарын хәтерли торган буын. Ә менә кечкенә балалар өчен бу инде тарих. Чигүле сөлгеләрнең туй, бала туу, сабантуй кебек бәйрәмнәрнең аерылгысыз юлдашлары булганын алар ишетеп кенә белә. Нурсинә апа Минаҗева — татар бистәсендә чигү осталарының берсе. “Яшь килен булып төшкән йортны бизәгән кул эшләремне карарга махсус киләләр иде,” — диеп искә ала. Балалары тугач та, кулыннан энә-җеп төшмәгән. Балаларын йокларга салгач, төннәрен күз нурларын түгеп сөлгеләр генә түгел, мендәр тышлары, эскәтерләр дә чиккән. “Бизәк үрнәкләрен бер-ике көнгә генә биреп торалар иде, өлгереп калырга теләп, төн йокымны да кызганмый идем,” — диеп дәвам итә. Кичәгә дә үзе кисеп, теккән, үзе чиккән алъяпкыч ябып килгән. Фәнзилә апа оныгы Самирә белән кулъяулык чигә башлаганнар. Әлфия апа Степанова да шушы чара уңаеннан яшьтән яраткан шөгыленә кабат тотынган — Кол Шәриф мәчетен җете жепләр белән тукымага төшергән. Гөлсәрия апа Фазлыева, Гөлисә апа Зарипова, Гөлнур апа Мөхәммәтшина, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җитәкчесе Алия Абдуллина әби-әниләренең истәлек сөлгеләрен, үзләренең кул эшләрен алып килеп истәлекләр белән уртаклаштылар. Асия апа Әхмәтова Әгерҗе районы Кичкетаң авылында яшәүче апасының сөлгеләре белән кияү каршылау йоласын күрсәтте. 116 нчы санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар сөлге турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап күрсәтсәләр, аларның тәрбиячеләре Әлфидә Хәкимова үзенең берсеннән-берсе матур кул эшләре белән таң калдырды. Педагогия көллиятенең 3 нче курс студенткасы Рәфилә Сәлимуллина матур кул эшләрен генә күрсәтеп калмады, өлкән буынга мөрәҗәгать итеп яшьләрне кул эшләренә өйрәтүне сорады. Ализа Хурамшина чигү серләрен уртаклашты.
Муса Җәлил китапханәсендә чигү осталары бәйгесе игълан итеп, җәй башына таба, сабантуе алдыннан зуррак күргәзмә оештыру турында хыялланалар. Катнашырга теләүчеләр күп булачагына ышаналар алар.

Фәнзилә Салихова.