Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Табибызны сагынабыз
23.08.2012

Табибызны сагынабыз

Олыгайган саен табибларга еш мөрәҗәгать итәбез. Участок табибыбыз Алексей Сергеевич Тройниковтан бик уңдык. 3нче шәһәр хастаханәсенә баргач, элекке кебек сәгатьләр буе чират көтеп  утырмыйбыз, чөнки ул кабинетыннан да чыкмыйча, безне, авыруларны, кабул итә. Кайчакта, бик авырганда, өйгә чакырган чаклар да була. Алексей Сергеевич, үзебезнең улыбыз кебек, елмаеп килеп керә, хәлләребезне сораштыра. Шушы күркәм гадәтләре белән үк безне савыктырып җибәрә. Даруларга рецепт язганда да, безгә кыйммәтле дарулар язып аптыратмый. Табиблар еш кына чит ил дарулары язарга яраталар, алар язган рецепт белән аптекага барырга куркасың. Ә Алексей Сергеевич: «Бу препарат чит илнеке шушындый бәядә, ә безнең илнеке шушындый бәядә», — дип, безгә үзебезнең илнекен алырга куша. Билгеләгән дарулары да бик килешә. Безнең участокта шушындый табиб эшләвенә бик сөенәбез. Тик шушы көннәрдә Алексей Сергеевичның эштән китүен ишетеп, бик борчылдык. Нигә безнең хастаханәдә яхшы табиблар озак эшли алмыйлар?

Хөрмәтле редакция! Безгә, пенсионерларга, үзебезнең участок табибыбызны кабат эшенә кайтарырга ярдәм итегез.

Бер төркем пенсионерлар исеменнән
Рәйсә Иштирякова, Назиф Камалов,
Гүзәлия Төхбәтуллина, Ижау шәһәре