Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Табиб кулында — кеше гомере
12.03.2014

Табиб кулында — кеше гомере

Елмаюлы күз карашы,
табиб кебек,
Чоңгыллардан тартып ала
күңел күген,
Соңга калма, ашык тизрәк
терелтергә,
Йомшак сүз дә дару булыр
синнән бүген…

Чыннан да, мәр­хәмәтле, шәфкатьле, йомшак куллы, тәмле телле табибларны күрәбез дә, “Менә бу чын табиб!”- дибез. Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем белән көрәшеп ятучыда да өмет уята алган, күпме кеше гомерләрен саклап калган шәфкать ияләрен без яратып, ак фәрештәләр дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре икәнен генә барыбыз да аңлап бетермибез, кайвакытта: “Рәхмәт Сезгә!” — дип әйтергә дә онытабыз… Юкса, нинди авыр, җаваплы эш бит табиб һөнәре, алар кулында — кеше гомерләре!
Соңгы елларда, авылларда табиблар бетә, дип чаң суккан бер вакытта, бу бик тә җаваплы һөнәргә тартылучылар артып китте. Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары кими барган заман агышын үзгәртергә теләүдер бу, мөгаен. Игътибар, ихтирам, җылылык, игелек кылуга тартылудыр… Авыру кешеләрне генә түгел, авыру җәмгыятьне терелтергә алынудыр…
Ничек кенә булмасын, авылыбыздан бүгенге көндә алты кыз һәм бер егет табиблык һөнәрен үзләштерә. Гомерен табиблыкка багышлаган Назиф Ханнановның дәвамчысы — улы Илшат, Казан дәүләт медицина университетын, ординатура тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Яшьләребез арасында табиб­лыкка сукмакны салган бу егет — лор-хирург!
Нурия Җәмилова мәктәпне тәмамлаганда, “Искиткеч тыйнак, сабыр, ипле сөйләшүче бу кыз йә табиб булыр, йә дин юлыннан китәр”, — дип уйлаган идем мин. Уйларым рас килде: Нуриябез бүген Казан дәүләт медицина университетының 6нчы курсында белем ала, интернатурага җыена. Педиатрия факультетында белем алучы бу кызыбыз коеп куйган ак фәрештә! Раил Хәбиров та әлеге уку йортының стоматология бүлегендә 5нче елын укый, интернатурага җыена. Айгөл Латыйпова да шушы ук университетның 2нче курсында педиатрия бүлегендә укый. Кызлар, егетләр беравыздан: “Укулар бик авыр!” — диләр. Шулай булуга карамастан, “фәрештәләр иле” магнит сыман тагын өч кызыбызны үзенә җәлеп итте. Мәктәпне уңышлы тәмамлап Гүзәл Мухъянова, Айсылу Зәйнуллина, Элина Хәкимовалар Казан дәүләт медицина университеты студентлары булу бәхетенә ирештеләр.
Гүзәл Кәримова Ижау дәүләт медицина академиясендә дәвалау серләренә төшенә. Аның Тирсәдә яшәүче, туганнан туган абыйсы Марсель Тукманов исә, шушы ук академияне, интернатураны тәмамлап, аспирантурада укын дәвам итә. Бик акыллы, тыйнак, сабыр, ипле бу егетебез — кардиолог!
Ий, яшьлек, нинди тә­вәккәл син, нинди көчле! Нинди ымсындыргыч син, нинди мавыктыргыч! Шәфкатьле бул, язмыш, бу шәфкать ияләренә! Яшьлек хыяллары чынга ашсын, максатларына туры барсыннар! Ак күңелләренә кер кунмасын, ак халатларына тап төшмәсен! Авылдашларның гына түгел райондашларның да, җитәкчеләрнең дә уртак теләгедер бу, уртак горурлыгыдыр! Йә, әйтегез, кайсы авылдан бүген 7 яшь кеше табиб булырга белем ала?! Бездән шул! Аллаһының әмере белән хирург, стоматолог, кардиологлар үсеп килә!

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.