Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тагын бер бакча ачылды
10.09.2015

Тагын бер бакча ачылды

Республикада социаль объектларны куллануга тапшыру дәвам итә. 8 сентябрьдә Ленин районының Новые Парники микрорайонында 80 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. “Мондый балалар бакчасын сарай дип әйтергә дә мөмкин. Районда чиста, саф һава. Игътибар иткән булсагыз, биредә хәтта сулавы җиңел. Заманча җиһазландырылган шундый матур бина. Болар барысы да безнең киләчәгебез турында уйлавыбыз — балаларыбызга укырга һәм сәламәтлекләрен ныгытырга мөмкинлекләр тудыруыбыз турында сөйли”, — диде Александр Соловьев балалар бакчасын ачу тантанасында. Ул төзелеш эшләрен сыйфатлы итеп башкарулары өчен “Уралдомстрой” оешмасы җитәкчесе Александр Чулкинга рәхмәт белдерде.