Тагын юллар турында
Тагын юллар турында
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Олег Гарин билгеләп үтүенчә, Удмуртия территориясе буенча узучы юлларның озынлыгы 18 290 км тәшкил итә. М-7 “Волга” юлларын төзекләндерү максатына федераль бюджеттан 2010 елда — 326,6 млн. сум, 2011 елда 340,6 млн. сум акча бүленгән булса, 2012 елда 650 млн. сум акча бирелгән. Агымдагы елда Удмуртия казнасыннан әлеге максатка 1 млрд. 275,7 млн. сум бүленгән, шуларның 60 млн. сумы мәктәп автобуслары маршрутлары узучы 795 чакрымга сузылган җирле юлларны төзекләндерүгә тотылачак. Республика бюджетында ел саен бу өлкәгә техника сатып алу өчен чыгымнар карала. 2012 елда әлеге сумма 150 млн. сум тәшкил итә. Шулай ук юл хуҗалыгына республика бюджетыннан бүленгән акчаларның бер өлеше республика торак пунктларының урам юлларын тәртиптә тотуга юнәлдерелә.
Александр Волков: “Мине юл төзүчеләрнең ваемсызлыгы шаккаттыра. Ижау буасы ярыннан узучы юлны төзекләндерү эше башлануга ике ай узды. Нәтиҗә юк. Иртән эшкә барганда да, кичен эштән кайтканда да төзүчеләр күренми. Юл төзүченең җәй көнен әрәм итүе – җинаятькә тиң. Юл төзүчеләрнең яңгыр астында асфальт түшәүләрен күреп, ризасызлык белдерүчеләр белән килешәм мин. Биредә эш план буенча башкарылырга һәм вакытында тапшырылырга тиеш”, — диде эшчеләрне тәнкыйтьләп һәм әлеге объектны үз күзәтүе астына алачагын белдерде. Ижау буасы ярында газоннар булдыру, тротуарларны төзекләндерү, убылган урыннарны тигезләү, яктырту максатына өстәмә 40 млн. сум акча кирәк булачак. Әлеге юлны төзекләндерү өчен барлыгы 140 млн. сум акча сарыф ителәчәк.



