Талантлы кеше бар яклап талантлы
Удмуртиянең кечкенә, әмма бөек композитор Петр Ильич Чайковский исеме белән данлыклы Воткинск шәһәрендә яшәүче, иҗаты белән республикабыз татарларына шактый билгеле шәхес, Удмуртия, Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Гөлфия Исхакова яши. Белеме буенча мәдәният хезмәткәре булганлыктан, аның гомере күпчелек иҗтимагый эшләрдә үтә. Күп еллар П.И. Чайковский исемендәге бакча каршында “Тургай” халык татар җыр ансамблен җитәкли, әдәби һәм мәдәни кичәләр уздыра. Моннан тыш Гөлфия ханымны тагын да бер илаһи дөнья әйләндереп алган — шигърият дөньясы. Тормыш мәшәкатьләренә күмелеп арып-талганда, күңелен сагыш басканда, моңга тулганда, сәхнәгә чыгып, үз ансамбле белән җыр башкару гына җан сусавын баса алмый аның. Кулына каләм алып, хисләрен шигырь итеп үрә.
Гөлфия Исхакова бүгенге көндә алты китап авторы, 200дән артык шигыренә композиторлар тарафыннан көй язылган һәм аларны бүгенге татар эстрадасында танылган җырчылар башкара.
“Президент булам” дип аталган китабы махсус балалар өчен генә язылган шигырьләрдән тора. Балалар бакчалары, татар сыйныфларында укучы балалар ул шигырьләрне бәйрәмнәрдә, шигъри бәйгеләрдә сәхнәләрдән сөйли.
18 февральдә Воткинск шәһәрендә Гөлфия Исхакова 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилейга иҗатташ дуслары, туганнары, мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләре, үзе җитәкләгән “Тургай” ансамбле вәкилләре җыелды.
Удмуртия Язучылар берлеге рәисе Петр Захаров, рус әдәби секциясе җитәкчесе Наталья Сурнина Гөлфия ханымны туган көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. “Без бүгенге матур кичәдә, Гөлфия ханым, сезне туган көнегез белән котлап, тагын бер бүләк ясамакчы булдык: әле кичә генә кызыгыз Гүзәлне Удмуртия Язучылар берлегенә кабул иттек”, — дип хәбәр итте Петр Захаров. “Монысы минем өчен аеруча зур бүләк. Кызымның иҗади уңышлары, үсеше өчен үземнекеннән ныграк сөенәм. Мине уңышларың белән сөендергәнең өчен рәхмәт сиңа, кызым”, — дип кабул итте әлеге күңелле хәбәрне Гөлфия ханым. Гүзәл Исхаковага Удмуртия Язучылар берлеге таныклыгын да нәкъ шушы кичәдә тапшырдылар.
Бу чарада юбилярның лирик, юмористик шигырьләре укылды, аның сүзләренә иҗат иткән җырлар яңгырады. Ерак араларны якын итеп, Әлмәт шәһәреннән Гөлфия апаны хөрмәт итеп, иҗатташ дуслары — танылган композиторлар Зиннур Сафиуллин, Людмила Аланлы килгән иде. Алар Гөлфия ханымның сүзләренә язган җырларны башкарып кунакларга җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Әлеге күңелле кичәне юбилярның Чайковский шәһәрендә яшәүче дуслары Гөлфия Муллагалиева, Лилия Нурмачева алып барды. Шулай ук Чайковскийда яшәп иҗат итүче иң якын дусты Кәүсәрия Нуруллина шигъри теләкләрен, үзе иҗат иткән җырларын бүләк итте.
Юбилярга бик күп котлаулар, җылы сүзләр яңгырады. Чәчәкләргә күмелгән шагыйрә үзе дә гөлгә тиң иде. Кичә азагында сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат иткән җырны башкарып, Гөлфия ханым тагын да таң калдырды. Талантлы кеше бар яклап талантлы шул.
Элмира Нигъмәтҗан.




