Тамашачы мәхәббәтен яуладык!
12 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Идел-йорт» XVII Төбәкара үзешчән театр коллективлары фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Ел башыннан конкурсның өч туры үткәрелде, аларда 600дән артык кеше катнашкан. Фестиваль-конкурсның беренче туры Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәрләрендә гыйнвар-март айларында узды. 8 зонада узган икенче тур һәм ахыргы этап спектакльләрен Казанда 26 меңнән артык тамашачы караган. Жюри әгъзалары Татарстан Республикасы, шул исәптән Ульяновск өлкәсе һәм Удмуртия Республикалары театр коллективларының 100дән артык спектакльләрен бәяләде. Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы 2008 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының төп чаралар планы нигезендә үткәрелә.
Бүләкләү тантанасында “Спартак” халык иҗаты йортында эшләп килүче “Чулпан” үзешчән сәнгать театры җитәкчесе буларак миңа да катнашырга туры килде. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, театр белгече, жюри рәисе Нияз Игъламов сәламләде.
“Чулпан” үзешчән театры фестивальдә, Флорид Бүләковның “Әбиләргә тагы ни җитми?” спектакле белән катнашып, икенче турга үтте. Бүләкләү тантанасында үзешчән театрга ТР Мәдәният министрлыгы һәм традицион мәдәниятне үстерү үзәге дипломын, “Тамашачы күңелен яулаган театр” дипломын тапшырдылар. Моннан тыш Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Ринат Закиров Ульяновск шәһәре театры режиссерына һәм миңа ноутбук бүләк итте. Күршеләр — Әгерҗе районы Девятерня авылының “Картаямыни соң йөрәк?” халык театры Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ трагедиясе белән ТР Мәдәният министрлыгы һәм традицион мәдәниятне үстерү үзәге Дипломына һәм театрның режиссеры, спектакльдә ике роль башкарган Фәнис Арсланов “Фестивальнең дебюты“ дипломына лаек булды. Тантаналы чарадан соң, фестивальнең гран-при иясе дип табылган Актаныш районы Киров авылы театры Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектаклен тәкъдим итте. Спектакльдәге костюмнар, декорация таң калырлык иде.
Фестиваль агымдагы елда тәмам. “Әбиләргә тагы ни җитми?” спектаклендә уйнаган үзешчән артистларга, реквизитлар, декорация, транспорт белән ярдәм иткән милләттәшләребезгә, җитәкчеләргә, әлеге фестивальне оештыручы ТР Мәдәният министрлыгына һәм традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына зур рәхмәт. 2018 елдан башлап әлеге фестиваль Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының элеккеге директоры Шамил Зиннур улы Закиров исемен йөртәчәк. Без киләсе елда фестивальдә катнашырбыз дигән уй белән яшибез. Ә конкурста җиңү өчен үзешчән артистларның уйнавы гына җитми, декорация, костюмнар да кирәк. Ярдәм итү өчен театрга битараф булмаган милләттәшләребез табылыр дип ышанам.
Рәфилә Рәсүлева.




