Тамгалы эт
Бүген үзем өчен бик үзенчәлекле очрашу булды әле. Шәхси йортлардан гына торган урам буенча барышым иде. Әллә каян көлеп торучы, матурлыгы белән үзенә җәлеп итүче бай йорт-ихаталарга сокланып: “Мөгаен, аларда күбрәк татарлар яшидер”, – дип уйлавым дөреслеккә туры килде бит.
Әһә, урамда хуҗасыз йөрүче этләр монда да бар икән! Олы яшьләрдәге бер әби, имеш үзалдына: “Нигә бу этләрне атмыйлар икән, ичмасам?!” – дип сукранып, мине озатып калды. Башына матур түбәтәй кигән өлкән яшьтәге ир-ат каршыма килә иде. Ул да әбинең зарын ишетте. Мине – милләттәшен күргәч, кул биреп исәнләште, нәкъ авылдагыча үз итеп, хәл-әхвәл сорашты, кем икәнемне, кайдан булуымны белеште. Дусларча аралашып, ашыкмавымны аңлагач, сукбай этләр турында кызыклы бәян сөйләде.
“Мин дә элек нәкъ шулай уйлый идем. Үзем белән булган вакыйгадан соң, фикерләрем үзгәрде. Бервакыт, эштән кайтышлый, кибеттән үзем яраткан шпикачки казылыгы алдым. Бераз баргач, каршымда шактый зур сукбай эт чыкты. Саклык чарасы күрергә тырышып, кинәт туктадым. Эт өрмәде-нитмәде, тик күзләрен тутырып, тыныч кына миңа карап торды. Биштәремдәге казылык искә төште, берсен алып, аңа ыргыттым. Эт тиз генә кабып йотты да, янәдән нәүмиз күзләрен миңа төбәде. Этне җәлләп, икенче кисәкне дә аңа бирдем. Канәгать калган эт, арт аякларына утыргач, мин тыныч кына янәшәсеннән узып, кайтып киттем. Ә үзе минем арттан карап калды.
Шунысы гаҗәп: икенче, өченче көннәрне дә юлымда аны очраттым. Ул мине әллә каян таный иде. Тора-бара мине иртән тукталышка чаклы озата, кайтканда каршы ала башлады. Төрле сменада эшләгәнлектән, төнлә дә кайтырга туры килә иде. Шулай бервакыт, төнлә берүзем эштән кайтышым. Караңгы парк аша узганда каршымда бер төркем эт өере пәйда булды. Миңа карап, барысы бергә өрә башлады. Чарасызлыктан эчтә ут уйный, берни эшләр әмәл юк. Шул мәлне сөйләсәң, кеше ышанмаслык, шаккаткыч хәлгә тап булдым. Этләр өере арасыннан таныш этем килеп чыкты да, минем белән ике арага кереп басты. Кинәт бөтен этләр өрүдән туктады. Бераз тынычлангач, үземне кулга алдым да, юлымны дәвам иттем, ә танышым мине өйгә чаклы озата барды.
Шулай итеп, без ул урам эте белән бик тиз дуслаштык. Үзем дә аны сыйларга җай таба идем. Капка төбендә яши башлагач, тугры дустымны җәлләп, ишек алдына керттем. Хәзер ул мине генә түгел, гаиләмне дә, ихатабызны саклый”, – дип тәмамлады яңа танышым.
Үзем этнең кешегә бирелгәнлегенә, тугрылыгына хәйран калып, бу бәянне зур кызыксыну белән тыңладым. Менә тормышта нинди гаҗәеп хәлләргә тап булырга мөмкин икән бит! Эт булып, этнең дә яхшылыкны онытмавы мине таң калдырды.
Шәфкать ГАНИЕВ, Ижау шәһәре.