Танышу күперләрен бергә салыйк!
Яшь буынның туган телебезне белмәве замана чиренә әйләнде. Телне белмәү аларны татар мохитеннән аерып, гореф-гадәтләребездән ераклаштырып кына калмыйча, тагын да зуррак мәсьәләләр тудырды. Шуларның берсе соңгы елларда татар халкы гадәти хәл итеп карарга күнегеп киткән катнаш никахлар.
Минем үземнең дә оныкларым үсеп җитте. Һәрвакыт сүз аралаш: «Үз милләтебез кызлары белән танышыгыз, татар кызларына өйләнергә тырышыгыз», — дим. «Яши башлагач, чит милләт кешесе белән төрле аңлашылмаучылыклар, низаг килеп чыгырга мөмкин. Тел, дин, гореф-гадәтләр төрле бит!» — дип әбисе дә әйтеп тора.
«Нишлим соң, әби, бабай, «Татар кызы белән танышасы килә», дип язып, күкрәгемә табличка тагып йөреп булмый бит», — дип, авызны каплады беркөнне оныгым. Тирәнрәк уйлансаң, дөрестән дә бу сүзләрдә хаклык бар. Йорт ишеген ачып чыгу белән башың-аягың белән рус мохитенә кереп чумасың. Татар кызлары-егетләре кайдан бер-берсен табып танышсын?
Элек-электән балаларына өлкәннәр үзләре пар сайларга булышкан, булачак киленнең, кияүнең нинди булуын гына түгел, җиде буын нәселенә кадәр тикшергәннәр. Бәлки хәзер дә ата-анага, туганнарга яшьләрне парлаштыру, таныштыру хәстәрен күпмедер дәрәҗәдә үз җаваплыгына алырга, ярдәм итәргә кирәктер.
«Яңарыш» газетасындагы «Танышу почмагы» рубрикасының даими эшләве дә мөһим. Редакциягә яшьләр үзләре генә түгел, әти-әниләре, әби-бабайлары да мөрәҗәгать итә алалар.
Рәкыйп Мөхәмәтҗанов, Ижау шәһәре



