Тарихны барлыйбыз
Шушы көннәрдә “Воткинск мәчете. Үткәннәрдән киләчәккә” дип исемләнгән тарихи китап дөнья күрде. Авторы — шәһәрнең дини һәм милли тормышында актив катнашучы Айрат Газимҗанов.
Моннан ике ел элек, Воткинск шәһәрендә иске иман йортының манарасын сүткәндә, тарихи документлар табылган иде. Мәчет тарихы турында китап язу теләге дә шул вакытта барлыкка килүе турында сөйләде Айрат. “Мин кечкенәдән тарих, дин белән кызыксынам. Мәчеткә килгәч, бабайларның сөйләгәннәрен тыңлап тору кызык иде. Шушы документлар табылгач, тарих белән кызыксынуым тагы да артты. Воткинск мәчете турында китап язарга уйлагач, мине Удмуртиянең Төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов та хуплады, эш барышында ярдәм итеп тә торды ул. Ике ел дәвамында бик күп архив материаллары эшкәртелде, мәчет тормышы белән бәйле кызыклы вакыйгаларның шаһиты булган мәхәллә кешеләре белән таныштым. Үзем өчен бик күп яңалык ачтым”, — дип сөйләде Айрат. Әби-бабайлар сөйләгәннәрне кабаттан тикшерергә, кайсыдыр вакыйгаларны рәсми документларга таянып барларга туры килә аңа. “Әгәр дә без бу тарихны язып калдырмасак, Воткинскида иске мәчет булганлыгы турында 5 елдан онытырлар да иде. Ә аны XIX гасырда безнең бабайларыбыз зур авырлыклар белән салганнар. Динебезне үстерүгә, саклауга зур өлеш керткәннәр. Безнең тарихны онытырга һич хакыбыз юк!” – диде Айрат.
Китапны ул үз хисабына бастырган. Теләге булган һәркемгә аны сатып алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8-909-055-47-48 (Айрат).
Эльвира Хуҗина.




