Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Тарихны бергә язабыз
7.05.2020

Тарихны бергә язабыз

Натфулланың бердәнбер улы Зиннәтулла. Әтисе сугышка киткәндә аңа өч яшь булган.

Мин бу дәһшәтле Бөек Ватан сугышының безнең гаиләгә ничек кагылуын белергә теләдем. Эзләнү барышында шуны аңладым: тарихны танылган кешеләр, сәясәтчеләр генә язмыйлар, безнең әби-бабайлар, әти-әниләребез һәм без үзебез дә язабыз икән.
Зиннәтулла бабам әтисе Натфулла Галим улы сугышка киткәндә 3 яшьтә генә була. Нат­фулла бабабызның фотосурәте дә, хатлары да калмаган. Зиннәтулла бабам әтисез үскән. Ул әтисен бөтенләй хәтерләми. Безнең гаилә альбомында Гыйльмениса әбинең фотосурәте янында район газетасыннан кисеп алынган язма бар. Анда: «Кызылармеец Энтентеев Натфулла Галимович 1942 елның февраль аенда сугыш кырында хәбәрсез югалды» дип язылган. Без Гөлия әби белән «Мемориал», «Подвиг народа» дигән сайт­лардан бабай турында мәгълүмат эзләдек. «Память народа» дигән сайтта бер документ таптык. Аның исеме — «Донесение о потерях». Бу документ 60 биттән тора. 1020нче сан астында Натфулла бабам турында да язылган. Ул 1941 елның 28 августында сугышка киткән. Аңа ул вакытта кырык бер яшь булган. Ул 357нче укчы полкта хезмәт иткән. 1942 елның гыйн­варында Сычевка астында зур сугышлар булганлыгын белдек. 357нче укчы дивизиясенең хәрби хәрәкәтләр журналында язылганнардан өзекләр китерәсем килә:
«7.09.41-05.11.41. Дивизия Удмурт АССРдан килгән солдатлар хисабына тупланган. 35 яшькә кадәрле солдатлар 33%ны тәшкил итә. Милләтләре буенча: руслар — 59,2%; удмуртлар — 34,6%, татарлар — 3,4%. Сычевта барган сугышта 50%ка кадәр солдат һәлак булган». Без бу кешеләр арасында хәбәрсез югалган Натфулла бабабызның да булуына ышанабыз.
Ә Гөлнурә әбиемнең әтисе Зиннәтулла Исмәгыйль улы Касимовның язмышы башкачарак. Ул 29 яшендә сугышка китә. Бөтен сугышны уза. Венгриядә, Румыниядә, Чехословакиядә була, Берлинга кадәр генә барып җитми – 1945 елның март аенда Кёнигсберг шәһәре өчен сугышта яралана. Өенә кайтып, пенсиягә кадәр «Беренче май» колхозында эшли. Фатыйма әби белән 6 бала һәм 14 онык үстерәләр. 1975 елның җәендә Зиннәтулла бабамның хуҗалыгында зур янгын була, яңа гына төзелгән йорт янып бетә. Бабамның сугыштан килгән хатлары, бүләкләре һәм башка документлары шунда була. Бары тик Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены гына сак­ланып калган. «Мемориал» сайтында без аның документын таптык. Бабай озак яшәде.

Эзләнгәндә, мин тагын бер кызыклы фактка тап булдым. Галәветдин Низаметдин улы Касимовка Бөек Ватан сугышы башланганда 33 яшь була. Сугышка бабамны алмыйлар, бронь буенча калдыралар. Галәветдин бабам сугышның беренче айларында башка кешеләр белән Балезинода солдатларга тун тегә. Декабрь аенда аны Ижау шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Бик күп авырлыклар кичерергә туры килә аңа. Баракларда яшиләр. Икмәкне аз-азлап кына бирәләр. Цехларда суык булган. Тик аларны дошманны тизрәк җиңү теләге яшәткән. Бер кеше дә нормасын тутырмыйча эш урыныннан китмәгән. Хәрби заводта тырышып эшләгәне өчен Галәветдин бабамны «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» дигән медаль белән бүләклиләр.
Безнең гаиләбездә тыл хезмәтчәннәре дә бар. Алар — Рафыйк бабамның әни-әтисе. Сугыш башланганда, аларга 10-11 яшь кенә була. Шундый яшүсмерләрнең һәм хатын-кызларның да җилкәләренә бик күп авырлык төшә. Үзләре чәчкәннәр, уңышны үзләре җыйганнар. Сугыштагы абый-энеләре һәм әтиләре өчен дә эшләгәннәр. Нәкыя әбинең әле дә яшь чагында Балезинода вагоннарга ашлык төягәннәре исендә. “Капчыклар шундый зур иде. Көч ничек җитте икән?” — дип аптырый әби. Тик алар җиңү көнен якынайту өчен тырышып эшләгәннәр. Нәкыя әби белән Юсуп бабамның күп кенә грамота һәм юбилей медальләре бар.
Мин гаилә тарихыннан кечкенә генә мисаллар китердем. Боларның барысын да һәр гаилә кичергән. Һәр елның 9 маенда, бөтен илебез буенча бер минут тынлык игълан ителгәндә, без дә җиңүгә үзләренең өлешен керткән бабаларыбызны искә алабыз. Мин үземнең бабаларым белән горурланам!

Самира Касимова, Балезино районы Падера мәктәбе.