Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тарихны саклау — җаваплы эш
25.08.2016

Тарихны саклау — җаваплы эш

Тормышыбыз һәрвакыт үзгәрештә: балалар туа, якыннарыбыз безне мәңгегә ташлап китә, эш урыны һәм торган урын алышына. Һәр кешенең хезмәт юлы да — тарихның бер өлеше. Бүгенге заман тормышында болар бар да кәгазьдә теркәлә. Әмма бар кәгазьне дә кеше озак вакытлар саклый алмый. Монда безгә архивлар ярдәмгә килә…
22 августта бер төркем журналистлар УР Хөкүмәтенең Архив эше буенча комитет рәисе Наталья Тойкина белән очраш­тылар. Ул бүгенге көндә архивларның үсеше, Россия Президенты, Удмуртия Республикасы Башлыгы алар алдында куйган бурычларны ничек чынга ашырулары турында сөйләде.
“Бүгенге көндә архив документларының сакланышын тәэмин итү юнәлешендә 3 дәүләт һәм 30 муниципаль архив эшли. Документларны саклау өчен уңай шартлар тудыру, матди-техник базаны ныгыту буенча даими эшлибез”, — ди комитет рәисе.
Удмуртия архивчылары Идел буе федераль округы регионнары архив хезмәтләре белән элемтәдә торалар, заманча мәгълүмати-коммуникацион техно­логияләр кулланып эшлиләр, төрле юбилейлар яки аерым темага китаплар нәшер итү белән дә шөгыльләнәләр.
Гомумән, Удмуртия архивларында XVIII гасыр башыннан бүгенге көнгә кадәр 4 млн архив эшен сыйдырган бай мәгълүма­ти ресурс тупланган. Аның әһәмиятле өлешен юкка чыккан оешмаларның социаль кыйммәткә ия документлары тәшкил итә.
Комитет рәисе ликвидацияләнгән “Ижау ма­­шина төзү заводы” акционер җәмгыятенең шәхси состав буенча 2,5 млн. эшләрен 2015-2016 елларда дәүләт архивларына ничек кабул итүләре турында аерым тукталып сөйләде. Алар яхшы саклансын өчен республика җитәкчеләре 2017 елда Камбарская урамы, 17нче йортта урнашкан дәүләт архивы бинасын яңартырга дигән карарга килгән. Бу — 1400 кв.м.дан артык мәйдан дигән сүз.
“Архив мәгълүматлары һәм доку­ментларның күчерелмәсен сорап, ел дәва­мында 45-54 мең гариза юллана”, — ди Наталья Тойкина. 7-8 ел элек бу күрсәткеч 35 меңнән артмаган. 2009 елны Архив эшләре буенча комитет халыкка уңай шарт­лар тудыру нияте белән “Бер тәрәзә” режимындагы социаль-хокукый сорауларны кабул итү проекты булдырган. Ягъни, моңа кадәр республиканың башка районнарындагы архив мәгълүматын алу өчен шушы районның үзенә барып мөрәҗәгать итәргә кирәк булса, бу проект ярдәмендә республиканың теләсә кайсы төбәгендәге мәгълүматны тиз арада алырга була. “Мондый мөмкинлек Идел буе федераль округында әлегә бездә генә гамәлгә ашырылды”, — ди ул.
Россия Президентының май указын чынга ашырып, архив хезмәте күпфункциональ федераль үзәк (МФц)челтәре аша да күрсәтелә башланган.
Архивка үз нәсел шәҗәрәсен өйрәнергә теләп мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. “Бу бик күп вакыт таләп итә торган эш. Башка социаль хезмәтләрне архив хезмәткәрләре бушлай күрсәтсә, нәсел агачын төзү түләүле, — ди комитет рәисе. — Шулай ук архивка китап язу өчен тарихи мәгълүматлар, фәнни хезмәт белән шөгыльләнүче галимнәр дә мөрәҗәгать итә. Алар, гадәттә, кирәкле мәгълүматны уку залында каталог буенча үзләре эзләп таба”.

Элмира Нигъмәтҗан.