Тарихта үз урыныбыз бар
Ижауның завод һәм шәһәр буларак үсешенә татарлар да зур өлеш керткәннәр. 1887 елда башкалабызда барлыгы 570 татар яшәве мәгълүм. Борынгы заманда тырыш, намуслы һәм аек эшчеләр булган татарларны аеруча югары бәяләгәннәр. Завод хакимияте мөселманнарга ярдәм иткән: татар бистәсендә мәчет салган, дини бәйрәмнәр вакытында аларны эштән иртәрәк җибәргәннәр. Музеебызга Ижауда революциягә кадәр яшәгән татарларның көнкүреш кирәк-яракларын, йорт җиһазларын, йөзләгән фотосурәтләрне, тарихи кыйммәтле документларны туган як тарихын өйрәнүче зыялы татар Гата Мостафа улы Кутузов тапшырды. Гата Мостафа улы Ижауда яшәгән танылган 28 татар гаиләсенең шәҗәрәсен эшләгән, аларның яшәешен тасвирлаган истәлекләр язып калдырган.
Иң үзенчәлеклесе — ул Ижау заводы эшчеләр поселогының 1913-1917 еллардагы Татар бистәсенең һәм Тау башындагы өлешенең план-схемасын төзегән. Әлеге документта революциягә кадәрге Ижаудагы урамнарның исемнәре, йорт хуҗалары, аларның ни белән шөгыльләнүләре күрсәтелгән. Архив чыганакларында башка мондый мәгълүмат сакланмаган.
Революциягә кадәрге Ижауда яшәгән татарларның күбесе укытучылар, табиблар, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, корал осталары, корыч коючылар, тегүчеләр булганнар. Әйтик, Ижау хәрби гарнизонының беренче табибы Габделкафи дигән кеше була. Аның туганнары бүген дә Ижауда яшиләр һәм 200 елдан артык Габдиковлар фамилиясен горур йөртәләр. Габделкафи гарнизонда хезмәт итүчеләрне генә дәваламаган, ә шәһәр халкына да ярдәм иткән. Габдик
овлар шулай ук корал заводында осталар һәм инженерлар булып та эшләгәннәр. Мич чыгаручы Кәримов осталыгы һәм уңганлыгы белән зур абруй казанган, Ижау заводларына эшкә урнашырга теләүчеләр, иң элек, аннан рекомендация алганнар.
Мөхәммәтша Мөхәммәтҗан улы Бәширов (1862 елда туган) Ижау корал заводының остасы булган. Патша заманында озак еллар тырыш хезмәт күрсәткән өчен ике мәртәбә медальләр һәм парад кафтаны белән бүләкләнгән. Шуңа күрә төрле өстенлекләргә ия булган, шәһәрнең иң абруйлы кешесе саналган. Советлар чорында исә Мөхәммәтша Бәширов Социалистик хезмәт батыры исеменә лаек булган. Гобәйдулла Минеголов та Ижау корал заводының мактаулы остасы булган, Советлар Союзы чорында шәхси пенсия алган. Латоги Шәймурзин Надпек улы да алтын ука белән чигелгән осталар кафтаны белән бүләкләнгән. Шулай ук эре сәүдәгәрләр — бертуган Гатиатуллиннар, Фәйзуллиннар, Ильматовлар, Мукминовлар, ат сатучы Миңлебаев һәм Митюковлар яшәгән. Эре подрядчы Ислам
гөл Исхаков җигүле транспорт тоткан, Ижау заводларына ташкүмер ташыган, балалар өчен өч сыйныфлы мәктәп төзегән һәм ел саен аны төзекләндереп, кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торган. Шәкәр Якупова — җиләк-җимеш сулары заводын җитәкләгән, Гыйльфан Вәлиев бик зыялы, укымышлы кеше булган, фотосалон ачкан. Габсадыйк Абдрафиков Ижауда беренчеләрдән булып күн җыя башлаган. Арсланов һәм Ханов фамилияле эшмәкәрләр икмәк пешерү йорты тотканнар. Нинди генә авыр, болгавыр заманнар булуына карамастан, аларның кибетләрендә һәр иртәне кайнар икмәк булган.
Әлеге милләттәшләребезнең исеме Ижау шәһәре тарихына зур хәрефләр белән язылган. Башкалабыз, күренекле татарлар тарихы турында күбрәк мәгълүмат беләсегез килсә, Кузебай Герд исемендәге милли музейга рәхим итегез. Музей җәй көннәрендә дүшәмбедән алып шимбәгә кадәр эшли.
Резеда Әхмәтвәлиева,
К.Герд исемендәге милли музей белгече.
Фотосурәтләр Кузебай Герд исемендәге милли музей фондыннан алынды.
1 фото — Гата Кутузов.
2 фото — Татар милли бәйрәме Сабантуйны оештыру комиссиясе әгъзалары. Ижау шәһәре, 1930нчы еллар.
3 фото — Ижау корал заводы остасы Мөхәммәтша Бәшировның улы Идрис Бәширов, хатыны Зәйнәб (20нче мәктәп укытучысы), уллары Рафаэль белән. Ижау шәһәре, 1925 ел.



