Тарих фәненнән — инша
Бердәм дәүләт имтиханнарын укучылар гына түгел, без — укытучылар да, ата-аналар да дулкынланып, хәтта бераз хәсрәтләнеп көтәбез. “Тарих фәненнән күп укучы имтихан бирә алмады”, — дигән хәбәр бигрәк бәгырьне өзгәли. Сүз мәктәпне берничә ел элек тәмамлаган укучылар турында барса да, безне бүгенге көн проблемалары борчый, чөнки быел да байтак балалар тарих фәне буенча имтихан бирергә җыеналар. Сүз нинди проблемалар турында бара соң?
11нче сыйныфта тарих фәне программада атнага ике тапкыр каралган. Тик бу — елга 68 дәрес кенә дигән сүз. Әгәр программа буенча куелган темаларны җентекләп, җиренә җиткереп укытыйм дисәң, бу сәгатьләрдә укыту планының яртысын гына үтәп була. Ә өстәмә электив курслар бар мәктәптә дә юк. Укытучы үзлегеннән өстәмә дәрес үткәрсә, аңа моның өчен бер тиен дә түләнми.
Быел БДИга Россия тарихы гына түгел, ә бәлки чит илләр тарихы һәм шәхесләре дә кертелде. Аларны борынгы заман тарихыннан башлап белергә кирәк. Ә борыгы заман тарихы 5нче сыйныфта, урта гасырлар тарихы 6нчы сыйныфта, яңа тарих 7нче сыйныфтан өйрәнелә. Димәк, укучылар яңадан кире кайтып, шушы фәннәрне кабатларга тиеш булачаклар. Бу эш укучыдан бик зур ихтыяр көче һәм түземлелек таләп итә. “Әйдә, ярар!” — дип кенә караган укучылар БДИ биремнәрен эшли алмаячаклар. Биремнәр карта белән бәйләнгән. Укучылар белән әңгәмә үткәргәндә бигрәк тә аяныч хәлгә тап буласың. Күп кенә мәктәпләрдә дәрестә карта бөтенләй кулланылмый, яисә бик сирәк кулланыла икән. Бу хакта укучылар үзләре ачынып сөйлиләр, шуңа күрә аларга карта белән булган биремнәрне үтәве гаять дәрәҗәдә кыен.
БДИ биремнәрендә архитектура, скульптура, рәсем сәнгате, төрле вакыйгаларны эченә алган маркалар, тарихи шәхесләрнең портретлары күп. Әгәр дә мәктәптә тиешле дәрәҗәдә Бөтендөнья сәнгате белән беррәттән (МХК) Россия мәдәнияте өйрәнелә икән, бу биремнәрне эшләү авыр булмаячак, ләкин шунысы аяныч, бөтен мәктәпләрдә дә бу фән өйрәнелми, укучылар исә беренче карашка бик таныш кебек объектларны да белмиләр. Россиядә мәдәнияткә, фәнгә зур өлеш керткән шәхесләрнең исемнәрен төгәл белүчеләр бик сирәк.
Хәзер БДИның соңгы, мөгаен, иң катлаулы биременә күз салыйк. Аны үтәү өчен дә 90 минут вакыт бирелә. Ул тарихи инша дип атала. Узган елларны бу биремдә төрле тарихи чорга караган 4 шәхеснең исеме бирелде. Аның планы укучыларга ят түгел иде. Ә быел исә бу биремне шулкадәр катлауландырдылар, аны хәтта университетның тарих факультетында укучы студентлар да көч-хәл белән ерып чыга. Бу мәсьәлә буенча безне, тарих укытучыларын, махсус семинарга җыйдылар. Семинарның практикум өлешендә бу биремне үзебез эшләп карадык. Мәктәптә озак еллар эшләп, зур тәҗрибә туплаган тарих укытучылары биремне 45-50 минутта тәмамладылар, я яшь укытучыларга исә хәтта 90 минут та җитмәде. Әлеге биремнең эчтәлеген милләттәшләремә дә тәкъдим итәсем килә. Шәхесләр урынына тарихи чор бирелгән: 945-972, 1682-1725, 1992-1999. Шушы чорның берсен алып, әлеге чорда яшәгән һәм эшләгән ике тарихи шәхеснең эшчәнлеген чагылдырырга. Шушы чорга кергән һәм тарихи шәхесләр белән бәйле булган ике вакыйганы сурәтләргә. Вакыйгаларның бер-берсе белән ничек бәйләнгән булуын ачыклап, аларның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен билгеләргә. Тарихи дәлилләрне кулланып, бу чорны тасвирлаган галимнәрнең фикерен язарга. Билгеле, бу соңгы бирем укучылар өчен бик отышлы, чөнки бөтен таләпләргә җавап бирерлек итеп язсаң, аның өчен 11 баллга өстәмә тагын 4 балл өстәлә. Ләкин шунысы аяныч: бу таләпләрне үтәү өстендә эшләр өчен бер кулай дәреслек юк. Дәреслекләрнең берсе дә замана таләпләренә җавап бирми. Быел тарих фәненнән имтихан бирүче укучыларга, ата-аналарга зур сабырлык, уңышлар телисе кала.
Югары уку йортында бушлай уку белән түләп уку арасында аерма зур. Киләсе елларда имтихан бирүчеләргә алдан ук әзерләнергә киңәш итәр идем. Портфолио хакында да онытмаска, ел дәвамында дипломнар, грамоталар, сертификатлар алу өчен армый-талмый эшләү мөһим.
Гөлфидә Мәрданова,Ижау шәһәре.




