Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тарту – сәламәтлеккә зур зыян
22.11.2017

Тарту – сәламәтлеккә зур зыян

Дөньяда тәмәке тартуның, никотинның зыянын белмәгән кеше бар микән? Тәмәкене рекламалау закон тарафыннан тыелгач, тәмәкене җитештерүче, таратучы оешмалар аны мактый алмый башладылар. Ләкин хәзер башка җае табылды.
Электрон сигаретлар җитештерелә башлаганда ук аларның зыяны турында мәгълүмат күп иде инде. Тик җитештерүчеләр аның зыяны аз булуына басым ясадылар, хәтта тәмәкене ташларга ярдәм итә, дигән фараз да бар иде. Хәзерге вакытта күп төрле тикшерүләр күрсәткәнчә, гади тәмәкедән электронга күчкән кешеләр, киресенчә, күбрәк тарта башлаганнар икән. Ә чын-чынлап тәмәкедән баш тарта алганнар бары тик 2% ны гына тәшкил итә. Россия, Америка, Англия, Германия сәламәтлек саклау министрлыклары электрон тәмәкеләрнең тартуны ташларга ярдәм итмәүләре, ә киресенчә, психик яктан тагы да каты бәйлелеккә дучар итүләрен ассызык­лыйлар. Шулай ук электрон тәмәкеләр балаларда һәм яшүсмерләрдә кызыксыну уята, бу исә аларның тәмәке тарта башлауларына бер адым була.
Күп илләрдә яшьләр арасында социаль сораштырулар уздырылган. Мәсәлән, Кореяда сораштыруда катнашкан 70 000 кешенең 80%ы гади һәм шул ук вакытта электрон тәмәке дә тартулары турында әйткәннәр.
Электрон тәмәкене шул ук гади тәмәке чыгаручы оешмалар эшли. Шуңа күрә аларны тәмәке тартучыларның сәламәтлеге борчыйдыр, дип уйлап ялгышмагыз. Аларны бары тик тәмәке сатудан кергән керем генә кызыксындыра.
Электрон тәмәке барлыкка килгән 30 ел эчендә тәмәке җитештерүче иң зур “Винстон”, “Кэмел”, “Марльборо” оешмалары әлеге тәмәкенең файдалырак булуы турында ясалган реклама өчен зур күләмдә штрафка тартылдылар. Алар сатып алучыларны алдауда һәм хокукларын бозуда гаепләнделәр. Берсе дә судны җиңә алмады.
Шулай ук төрле галимнәргә электрон тәмәкенең зыянсыз булуын раслаулары өчен зур суммада акчалар түләнде. Тик тәмәке җитештерүчеләрнең теләкләре генә акланмады. Киресенчә, электрон тәмәкенең зарары турында мәгълүмат елдан-ел арта гына бара. Алар сәламәтлеккә зур зыян салалар, яман шеш авыруы барлыкка килүгә этәргеч булалар, ДНК үзгәрешләренә китерәләр икән. Табигый килеп чыгышлы никотин, алкалоидларның (электрон тәмәкедә алар синтетик) зыяны турында да күп әйтелә. Никотин – нейротроплы агу, наркотик матдә. Төрле тәмләткечләр кушыл­масы да зарарсыз була алмый. Киресенчә, алар никотинның канга тизрәк сеңүенә китерәләр.
Шуны ассызыклап үтәсе килә, тәмәке чыгаручы оешмалар үзләре акча түләп үткәргән тикшерүләр дә электрон тәмәкеләрнең бөтенләй зыянсыз икәнен расламыйлар. Бу тикшерүләрнең нәтиҗәләре аларның сәламәтлеккә булган зарары аз булуына гына кайтып кала. Кызганыч, фәнни фактларны, статистиканы бозу, дөреслекне яшерергә тырышу аркасында, электрон тәмәке ярдәмендә яшүсмерләрнең сәламәтлегенә зур зыян килә, алар тартучылар рәтенә баса.
Бүгенге көндә электрон тәмәкеләр катгый рәвештә сертификация узмый. Электрон тәмәке сыекчасында булырга тиешле зарарлы матдәләрнең күләме күрсәтелми. Әлеге тәмәкене тартучылар үз сәламәтлекләрендә эксперимент куярга мөмкинлек бирәләр. Алга таба аның зыяны, һичшиксез, сәламәтлектә чагылачак.

Зөлфия Якупова, “Подросток” профилактика үзәгенең социаль педагогы.