Татарча сүз ишетелмәде
«Безнең лицейда дипломлы 4 татар теле белгече бар”, — ди директор урынбасары Гөлнур Фәйзуллина.
Унбер ел элек Ижау Җәмигъ мәчете территориясендә 97 нче мәктәпнең филиалы булып мәктәп оештырылган иде. Бер генә сыйныф белән башланган уку йорты бүгенге көндә Хөсәен Фәезханов исемендәге лицей дәрәҗәсенә кадәр үсте. Биредә 206 укучы белем ала. Укучыларның 60% ын татарлар, 20% таҗиклар, ә калганнарын төрле милләт балалары тәшкил итә. Әлеге уку йортында укучылар тугызынчы сыйныфка кадәр белем алалар. Укучылар хәләл ризык белән тукланалар, татар телен һәм дин сабакларын өйрәнәләр. Уку елы ахырында оештырылган тантаналы линейкада миңа да катнашырга насыйп булды.
Мәчет ишегалдында бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Матур итеп киенгән балалар, әти-әниләр сабыр гына тантана башлануны көтәләр. Ә күкрәкләренә кызыл тасмалар бәйләгән чыгарылыш сыйныф укучылары башкалардан аерылып торалар. Менә линейкага басарга әмер бирелде. Бәйрәмне мәктәп директоры Әхтәм Чугалаев башлап җибәрде. “Быелгы уку елы пандемия аркасында үзенчәлекле булды. Тормышта килеп туган бу хәлләр безне яраклашырга өйрәтә. Пандемиягә карамастан, уку елы уңышлы узды. Белем алу җиңел эш түгел. Ул авыр булырга тиеш тә, чөнки авырлыкларны җиңеп кенә уңышка ирешә алабыз. Тугызынчы сыйныф укучыларының киләчәктә кайсы юнәлеш белән китәчәкләрен якын арада хәл итүләрен үтенәм. Без сезне төп корпуска — унынчы сыйныфка да көтәбез. Унынчы сыйныфка эләгү өчен конкурс, ягъни бер урынга 3 бала булса да, анда белем алуны дәвам итәргә барлык мөмкинлекләрегез дә бар. Ә калган барлык сыйныф укучыларын җәй буе сәламәтлекләрен ныгытып, рәхәтләнеп ял итеп, кабат беренче сентябрьгә белем алырга килүләрен көтәбез”, — диде Әхтәм Хәбибҗан улы.
Быелгы уку елын 10 укучы “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган. Бер “4”ле билгесе белән генә калучы укучылар да байтак икән. Линейкада уку алдынгыларына, төрле проектларда, конкурсларда катнашып, мактаулы урыннар яулаган укучыларга Мактау грамоталары, премияләр бирелде. ЮНЕСКО оештырган конференциядә байтак кына укучыларның катнашулары турында да горурланып сөйләделәр. Болар барысы да уку елы дәвамында лицейда укыту һәм тәрбия эшләренең югары дәрәҗәдә алып барылуы турында сөйли. Әтиләр советы балаларны әхлаклы итеп тәрбияләүдә, спорт белән чыныгып үсүдә үзеннән зур өлеш кертә икән. “Эш нәтиҗәләребезне күреп, безнең лицейда белем алырга теләүчеләр елдан-ел арта. Беренче сыйныфка балаларны конкурс нигезендә кабул итәбез. Нинди генә милләттән булуларына карамастан, без барысына да татар телен өйрәнәчәкләрен искәртеп куябыз. Безнең лицейда дипломлы 4 татар теле белгече бар”, — ди директор урынбасары Гөлнур Фәйзуллина.
Әлеге лицейда белем алучы укучылар үзләренең бик әхлаклы булулары белән дә аерылып торалар. Алар һәркем белән исәнләшәләр, сүгенмиләр, бозык гадәтләре юк, бер-берсен кимсетмиләр. Укытучыларга “Апа”, — дип мөрәҗәгать итәләр. Чыгарылыш укучылары әлеге мәктәптә бик яратып белем алуларын әйттеләр. “Минем бер генә “3”лем чыкты, калганнары “4”, “5”ле. Бу — минем өчен зур күрсәткеч. 3 нче сыйныфка кадәр 6 нчы гимназиядә укыдым. Анда мин беркем белән дә дуслаша алмадым, шуңа күрә әти-әнием, мине әлеге лицейга укырга бирделәр. Бу лицейда укучылар дус, бер-берсеннән көлмиләр, кимсетмиләр. 97 мәктәпнең унынчы сыйныфына укырга барырга җыенам, киләчәктә психиатр буласым килә”, — диде Булат Мостафин. Идрис Бикмаметов спортны үз иткән. Ул ирекле көрәш буенча “Ижсталь” Удмуртия җыелма командасында шөгыльләнә икән. “Быел Тольяттида узган ярышта уңышлы чыгыш ясадык. Киләчәктә олимпия резервы мәктәбендә, я хәрби училищеда белем алырга хыялланам”, — дип уртаклашты ул.
Чыгарылыш укучыларының 20%ы гына 97 нче мәктәптә калырга, ә калганнары техникумнарда, колледжларда белем алырга җыеналар. “Бик күп кенә укучыларның әти-әниләренең гаилә бизнеслары бар, балаларын шул бизнеска тарталар. Шуңа күрә кайбер балалар тугызынчы сыйныфтан соң, укуларын дәвам итмичә, акча эшли башлыйлар. Үткән елда Мөслим Кәлимуллин безнең лицейны тәмамлады. Нинди юнәлеш буенча китәргә белмәгәч, әтисенә төзү эшендә булышып йөрде. Мөслим мәктәптә укыган вакытта “Фриланста ничек акча эшләргә?” дигән темага проектлар язган иде. Фәнни-гамәли конференциядә беренче урынны яулады. Быел лицейга килгәч: ”Киләчәктә барыбер укырга кирәк. Төзүче эшенең миңа якын булуын аңладым. Шушы өлкәдә белем алырга уйлыйм”, – диде. Бу җавапны ишетеп бик сөендем”, — ди Гөлнур Зәки кызы.
Лицей балаларның җәйге ялларын файдалы итеп оештыруга да зур игътибар бирә икән. Июнь ахырында “Камские дали” ял итү базасына гаилә белән ял итү оештырылачак. Июль аенда кызлар өчен дә, малайлар өчен дә ял лагерьлары эшләячәк. Июль аенда малайлар Коръән өйрәнү курсларында, ә август аенда башлангыч сыйныф укучылары “Кванториум” технопаркында шөгыльләнәчәкләр.
Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейда балаларның вакытларын файдалы уздыруга бик зур әһәмият бирелүе Фаиз Мөхәммәтшин чыгышыннан да күренде. “Кеше тормышында бәһасез әйбер ул – вакыт, бигрәк тә балачакта һәм яшь чакта вакытны файдалы уздырырга тырышырга кирәк. Шушы чакта сез төпле белем алып, тормышта уңышка ирешергә тырышыгыз. Рус, инглиз, ана телләрен һәм төгәл фәннәрне белү һәрберегезгә дә бик мөһим. Аны үзләштерү сыйфатына карап, сез нәтиҗәләргә ирешәчәксез. Спортчыны гына алыйк, бернәрсә дә эшләмичә, ул яхшы спортчы була алмый. Ярыш алдыннан гына әзерләнеп тә, спортчы уңышларга ирешә алмаячак. Җиңү өчен еллар дәвамында шөгыльләнергә кирәк. Әгәр һәркем шулай еллар буе тырышса гына, максатына ирешәчәк. Ә әти-әниләр, балаларга ярдәм итегез”, – дип, киңәшен бирде Фаиз Мөхәммәтшин.
Әйе, һәрбер нәрсәне үз вакытында өйрәнсәң, эшләсәң генә яхшы ул. Ана телен дә балачакта өйрәнергә кирәк. Уку йортында татар телен укытырга хокукы булган 4 белгеч булуы бик сирәк һәм шатлыклы күренеш. Биредә ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты җиденче сыйныфка кадәр — ике, ә югары сыйныфта бер сәгать фән буларак укытыла. Әмма аңа карамастан, тантанада татарча бер генә сүз дә ишетелмәде. Ә күңел көткән иде.
Рилия Закирова.




