Баш бит - Яшьлек адымы - «Татар кызы -2017» катнашучылар
9.03.2017
«Татар кызы -2017» катнашучылар
Гүзәл Галләмова, 25 яшь. Ижауда туып-үскән, Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Икътисад буенча студентларга диплом һәм контроль эшләре язарга булыша. Кияүдә, кызына 5 яшь. “Булганнан бар да була”, — ди танышлары Гүзәл турында. Ул шигырьләр һәм җыр текстлары яза, киемнәр тегә, вокал белән шөгыльләнә, бии, психология белән кызыксына, сәяхәт итәргә ярата. “Конкурска халкыбыз традицияләре белән якыннан танышу өчен килдем. Чын татар кызы тыйнак, уңган хуҗабикә, ярдәмчел һәм юмарт булырга тиеш дип уйлыйм. Конкурстан соң да Удмуртиядәге милли тормышка үз өлешемне кертергә әзер”, — диде Гүзәл.



