Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы – 2013” бәйгесендә катнашучылар
7.02.2013

“Татар кызы – 2013” бәйгесендә катнашучылар

Зарина Шакирова (21 яшь)

Зарина үзен иҗат кешесе буларак тасвирлый. «Иҗат миңа һава сыман кирәк, ул минем күңелемә ял, көч-куәт бирә”, — ди. Музыка, вокал, бию, әдәби һәм фәнни китаплар уку белән кызыксына. Вокал, гитара, фортепиано класслары буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. Шәһәр һәм республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар, лауреат исемнәре яулаган. Кечкенә яшеннән заман биюләре белән шөгыльләнә, үзенең дә бию буенча дәресләр биреп караганы бар. Тәмле ризыклар әзерләргә, пешеренергә ярата. Яраткан ризыгы – бәлеш. Спорт белән шөгыльләнә. Берьюлы ике һөнәр буенча белем ала: ИжДТУда — юриспруденция, Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә икътисадчы-хисапчы белгечлеген үзләштерә.

Айгөл Нәҗмиева (19 яшь)

“Кешедә иң кирәкле сыйфат — башкаларга яхшылык эшләргә, шәфкатьле булырга омтылу”, — ди. Максаты — югары уку йортын тәмамлап, күңеленә ошаган эш урыны табу, үз парын очратып, үрнәк гаилә кору, балалар үстерү. Һавада талпынып очучы кош сыман җиңел, салмак итеп биергә өйрәнү теләге дә көчле.

Туган телне белү — үзен татар дип санаучы һәрбер кеше өчен дә беренче урында булырга тиеш дип саный. Өлкәннәрне олыларга, әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләребезне ихтирам итәргә кирәк дигән фикердә.

Бүгенге көндә Айгөл ИжДТУда экспертиза һәм күчемсез милек белән идарә итү һөнәрен үзләштерә.

Алинә Хуҗина (16 яшь)

Актив, сөйкемле, тыйнак, кызыксынучан. Булачак һөнәре – юрист. Алинә сәламәт яшәү рәвеше кушканча яшәргә омтыла. Ул үзенең татар кызы булуы белән горурлана. “Татар кызлары уңган хуҗабикә, аш-су осталары, балаларына милли тәрбия бирүче яхшы ана һәм кунакчыл булырга тиеш”, — дигән фикердә.

Алинә шәрык биюләре белән мавыга. Аның фикеренчә, бию – ул хәрәкәтләргә ирек, матурлык өсти, кыюлыкка өйрәтә торган үзенчәлекле сәнгать төре. Моннан тыш, Алинә тимераякта шуарга, әдәби китаплар укырга, татар концертларына йөрергә, фотошоп һәм видеомонтажлау белән шөгыльләнергә ярата.

Румия Сабирҗанова (25 яшь)

Җаваплы, төгәл, ачык күңелле, аралашучан. Румия биергә ярата, төрле бәйрәмнәр, кичәләр оештыруда һәрвакыт актив катнаша. Туган көннәр, юбилейлар уздыру белән шөгыльләнә. Саф татарча сөйләшә. Туган телендә әдәби әсәрләр, шигырьләр укырга ярата. Яраткан ризыгы – аш. “Киселгән токмачлы милли аштан да тәмлесе юк!” — ди ул. Румия кияүдә. Ул күп вакытын ике сабыен тәрбияләүгә сарыф итә. Һөнәре буенча инженер, «СпецГазАвтоТранс» оешмасында эшли. “Татар кызы-2013” бәйгесендә катнашып, күңелле хис-кичерешләр аласы, дуслар табасы һәм җиңү яулыйсы килә.

Гүзәлия Кашапова (16 яшь)

Гүзәлия максатчан, көр күңелле, ачык, аралашучан, тырыш, эчкерсез кыз.

Аның максаты югары белем алу, алга таба, әлбәттә, үз парын табып, аңа яхшы тормыш иптәше, яраткан әни булу.

“Безнең милләт горурланырлык, сокланырлык ул! Тырыш, эш сөючән, чисталык-пөхтәлек яратучы. Аның әдәбияты, мәдәнияте, теле искиткеч бай”, — ди ул. Гүзәлия үзе рус, татар, башкорт телләрендә аралаша ала.

Яраткан шөгыльләре күп аның. Музыка, әдәбият, сәнгать, спорт…

“Мәктәп елларында спорт гимнастикасы белән шөгыльләндем, бал биюләре түгәрәгенә йөрдем. Сәхнә тормышына тартылу кечкенәдән үк бар иде. Төрле театрлар, тамашадан күренешләр күрсәткәндә, рольләрне бик яратып башкара идем. Музыка мәктәбен дә тәмамладым. Музыка белемем тормышта һәрвакыт ярдәм итә”, — ди Гүзәлия. Бүгенге көндә ул Ижау политехника көллиятендә архивчы һөнәрен үзләштерә.

Рузанна Адылова (20 яшь)

Эчкерсез, максатчан, җаваплы. “Бар мөмкинлекләремне, хыялларымны чынга ашырган, миңа рухи канәгатьләнү биргән юнәлеш табасым килә. Үземнең бию мәктәбемне ача алсам, әлеге омтылышларым тулысынча акланыр, тормышка ашыр сыман”, — ди Рузанна. Аның фикеренчә, чын татар кызы телен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Ислам динен үз итәргә, ә моның өчен, беренче чиратта, динне яхшы белергә бурычлы. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, рухи дөньясын баету өстендә һәрчак эшләргә, һәм иң мөһиме, татар дөньясыннан читкә китмәс өчен, үзенә мәңгелек пар итеп татар егетләрен сайларга кирәк. Рузанна хип-хоп аэробикасы буенча УдДУ җыелма командасында, “Сәйлән” бию коллективында шөгыльләнә. Бүгенге көндә УдДУда икътисад бүлегендә белем ала. Булачак бәйгедән Рузанна сүрелмәс дәрт, җылылык, дуслар, кабатланмас кичерешләр һәм жюриның гадел бәя бирүен көтә.