Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2017” конкурсында катнашучылар
2.03.2017
“Татар кызы — 2017” конкурсында катнашучылар
Илзирә Әдиева, 20 яшь.
Минзәлә шәһәрендә туып-үскән кыз. Удмуртия Дәүләт университетында белем ала. “Конкурска җиңәргә дип килдем. Икенчедән, яңа дуслар табасым, татар мәдәниятен үстерүгә үз өлешемне кертәсем килде. Чын татар кызы пешерә белергә тиеш дип саный. “Конкурстан соң милли тормышка нинди өлеш кертергә телисең?” — дигән сорауга “Анысы әлегә сер булып калсын. Бу турыда “Татар кызы — 2017”дән соң әйтәчәкмен”, — дип җавап бирде.



