Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2017” конкурсында катнашучылар
16.03.2017
“Татар кызы — 2017” конкурсында катнашучылар
Альбина
Гыйззәтуллина, 18 яшь.
Ижау шәһәре кызы. Удмурт дәүләт университетының Гуцериев исе-
мендәге нефтегаз институтының беренче курсында укый. “Конкурска үземне төрле яклап сынап карар, яңа дуслар табар өчен килдем”, — ди. Чын татар кызы әдәпле, уңган, кунакчыл, милли җанлы булырга тиеш, дип саный. “Киләчәктә татар халкының тарихын тирәнтен өйрәнергә, гореф-гадәтләрен саклап яшәргә тырышачакмын”, — ди Альбина.



