Баш бит - Яшьлек адымы - “Татар кызы — 2018”
7.03.2018
“Татар кызы — 2018”
Роксана Ижау дәүләт медицина академиясендә белем ала. Бию белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Традицияләребезне һәм туган телебезне саклап яши. “Әгәр дә бүгенге көндә телебезне һәм традицияләребезне сакламасак, иртәгә соң булырга мөмкин. Без моңа юл куярга тиеш түгел. Татарларны, телебезне ничек кенә “кысарга” тырышмасыннар, без көчле, горур булып калырга тиеш. Телебезне, гореф-гадәтләрне саклауга һәркем үз өлешен кертсә генә максатыбызга ирешә алачакбыз. Милли мирасны тапшыручы өлкәннәребез, халкыбызны югары үрләргә күтәрүче шәхесләребез булганга сөенәм”, — ди Роксана.




