Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Татлы бәйрәм
5.11.2015

Татлы бәйрәм

31 октябрьдә Ижауның “Столица” сәүдә үзәгендә җиденче мәртәбә “Чәкчәк бәйрәме” узды. Матур гадәт буенча бәйрәмне республиканың “Иман” татар яшьләре берлеге оештырды.

Узган елларда бәй­рәм шә­һәребезнең татарлар күпләп яшәгән Ленин районында уздырыла иде. Яшьләр үзләре әлеге үзгә­решне болайрак аңлаттылар. “Чәкчәк бәйрәме”н милләт­тәш­ләре­без үз итәргә өлгерде инде. Катнашучылар да, тамашачылар да күпләп йөри. Чарабызга башка милләт вәкилләрендә дә кызыксыну уяту максатыннан, әлеге үзәкне сайладык. Чөнки бүген ял көне, гаиләләре белән килүчеләр бик күп”, — диде Гөлнара Шәяхмәтова.
Быел иң уңган чәкчәк пешерү остасы исемен яулау өчен дүрт кеше көч сынашты. Елдан-ел бәйгедә катнашучыларның осталыгы арта. Чәкчәкне чәй­нек, керпе формасында әзерләүчеләр бар иде. Бәйгедә Зөлфия Зарипова җиңү яулады. Ул озак еллар пешекче булып эшләгән. Ә менә милли ризыгыбызны пешерү серләренә аны әнисе өйрәткән. Инде дистә елдан артык ул юбилейлар, туйлар, никах мәҗлесләренә чәкчәк пешерә икән. “Бер мәртәбә миңа 120 йомыркадан бик олы чәкчәк пешерергә заказ бирделәр. Бик нык тырышырга туры килде. Әзер чәкчәкне мин һәрвакыт чәчәкләр белән бизим. Үзебезнең йомырка һәм балны кулланып, бар күңел җылысын салып пешергәндә милли ризыгыбыз тагы да тәмле була”, — ди Зөлфия Зарипова.
“Чәкчәк бәйрәме”нә бик күп тамашчылар килгән иде. Сәхнәдә җыр-биюләр белән бергә татар телен белүгә кагылышлы күңелле конкурслар да уздырылды.

Альбина Шәйхетдинова.