Татьяна Яковлева: “Удмуртиядә медицина тармагы үсештә”
Россия Дәүләт Думасы депутаты Андрей Исаев чакыруы буенча республикабызга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре эшлекле сәфәр кылды. Делегация составында РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева, медицина белгечләре, Росздравнадзор һәм Медицина иминияте фонды вәкилләре бар иде.
Башкала кунаклары республикадагы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшчәнлеген өйрәнүне һәм дәвалау учреждениеләрендә эшнең ни рәвешле оештырылуы белән танышуны максат итеп куйган иде. Башкалабыздагы хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә булганнан соң, эшлекле сәфәргә Удмуртия Башлыгы белән очрашуда нәтиҗә ясалды.
“Россия һәм Идел буе федераль округында Удмуртиянең сәламәтлек саклау тармагы үсеш буенча алдынгылар рәтендә. Сездә гомуми һәм балалар үлеме күрсәткечләре уртача саннардан кимрәк. Сәламәтлек саклау учреждениеләре кадрлар белән яхшы тәэмин ителгән. Дәвалау учреждениеләрендә материаль-техник база да, белгечләр дә яхшы. Фельдшер-акушерлык пунктлары төзү һәм ашыгыч ярдәм хезмәте автопаркын яңарту буенча уңышлы эш алып барыла. Россиядәге 85 регион арасында үсеш дәрәҗәсе бик түбән булганнары да бар. Удмуртиядә югары үсеш күзәтелә, шул рәвешле сезгә таләпләр дә катгый”, — дип белдерде Татьяна Яковлева. Ул медицина тармагындагы проблемалар турында да әйтеп узды. Алар поликлиникалар эшчәнлегенә, оештыру мәсьәләләренә кагылды.
Очрашуда поликлиникалардагы регистратураларның эш тәртибен үзгәртергә кирәк булуы, аларның яхшы кадрлар белән тәэмин ителергә тиешлегенә басым ясалды. “Моның өчен артык зур акча таләп ителми. Беренче чиратта поликлиникаларда авыруларга карата игътибарлы караш булдыру шарт. Республика Хөкүмәте алдына әлеге бурыч куелды”, — диде Александр Соловьев.
Татьяна Яковлева Удмуртияне пилот проектларында катнашырга чакырды.
“Бүген без Александр Васильевич белән Удмуртияне “Мәктәп медицинасы” проектына кертергә дип килешендек. Әлеге юнәлеш бик җитди һәм мөһим. Аның кысаларында кадрлар сәясәте дә, норматив-хокукый аспектлар да, финанслау мәсьәләләре дә каралган. Моннан тыш без сезнең республиканың “Сакчыл сәламәтлек саклау” проектына керүен дә телибез”, — диде Татьяна Яковлева. Туберкулез диспансеры корпусын төзү проекты да РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хупланды. “Хәзер безгә әлеге объектның федераль исемлеккә кертелүе өчен бар көчебезне куярга кирәк. Төзелеш бәясе 800 млн сум тәшкил итә”, — дип ассызыклады Удмуртия Башлыгы.




