Таңсызарда хәлләр мөшкел

Лаеклы ялга чыгу белән, туган үскән ягым Башкортостанга юл алдым. Ел саен кайтсам да, кыска гына ял көннәрендә авылдашларымны күреп, иркенләп сөйләшергә вакыт калмый иде. Бу юлы озакка — ике айга кайттым. Без үзгәргән кебек авыл да нык үзгәргән. Заманында шау-гөр килеп торган 80 йортлы Таңсызарда үле тынлык урнашкан.
20-30 ел элек, авыл да сарык, куян, ат фермалары, пилорама, умарталык гөрләп торды. Авыл халкы колхозда да, үзенең йорт хуҗалыгында да гөрләтеп эшен алып барды. Үзгәртеп кору чоры башлангач, бар малларны, куяннарны, күрше авылга алып киткәннәр. Атлар фермасы, корт бакчасы да шул рәттән юкка чыккан. Урыннарын чүп үләннәре, алабута баскан. Биналар моңаеп утыра. Такта яра торган пилораманы да жәлләп тормаганнар.
Авылда елга булмагач, фермада бик куәтле су алу насосы эшли иде. Аны да авыл халкына кирәк булыр, янгын фәлән чыкса, бердәнбер су чыганагы дип саклап тормаганнар. Нигезе белән бергә юкка чыккан. Агымдагы елның апрелендә Юныс Хәкимовның йорты, электр чыбыгыннан ут чыгып, бер сәгать эчендә янып беткән. Ярый авыл халкы бердәм булып, башка йортларны саклап кала алганнар. Бәхеткә каршы, янгын сүндерүче машиналар да тиз вакытта килеп җиткәннәр. Тик сулары беткән, Фазыл күле дигән чокырга барып су алганнар. Нишләсеннәр, фермадагы насос та, елга да юк.
Авыл халкына эш урыны да, яшәү өчен мөмкинлекләр дә юк. Кичләрен урамда бер генә электр лампочкасы да янмый. “Бу авылга ут кирәкми”, — дип, чыбыкларны өзеп киткәннәр. Кибетне бетергәннәр. Атнага 4-5 тапкыр авто-лавка килеп китә, аны күрсәң күреп каласың, күрмәсәң юк. Хәзерге вакытта авыл халкы үз көнен үзе күреп яши. Иң аянычы: эчкечелек хакимлек итә. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә үз-үзләренә кул салучылар күбәйгән.
Быел Рамил исемле егет асылынып үлде. Аның артыннан Фирдәвес үзен бензин сибеп яндырды. Ринат кырык тугыз яшендә ялган аракы эчеп якты дөнья белән хушлашты.
Таңсызарда хәлләр мөшкел. Шунысы кызганыч: Россиядә мондый авыллар меңләгән бит.
Дилфәр Хәсәнов,
Ижау шәһәре.



