Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Телебез сагында
16.03.2017
Телебез сагында
Кама мәдәният һәм китапханә үзәгендә “Анам теле, мин синең сакчың” дигән акция кысаларында бик күп кенә күңел ачу чаралары узды. Татар мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләребез белән танышу максатыннан “Ана теленең җәүһәрләре” темасына әңгәмә, “Татар тарихы” дип исемләнгән видеоролик карадык. Кечкенә балаларга “Татар йорты” һәм “Әбиемнең сандыгында ниләр бар?” темасы буенча экскурсия, “Газиз туган телем” уен-ярыш оештырылды. Табышмакларга җаваплар эзләдек, татар исемнәренең мәгънәсен ачыкладык. Шигырь уку конкурсы да узды. Анда Зиләйлә Гатауллина җиңүче булды. Акция калфак тегү буенча мастер-класс белән тәмамланды. Аны Татар иҗтимагый үзәгенең актив әгъзасы Гөлзаһира Әхмәтвәлиева алып барды.
Фәнүдә Таһирова, Камбарка районы Кама авылы.



