Телләрне су кебек эчә
Узган атнада “Яңарыш” редакциясенә Санкт-Петербургта яшәүче бер егет килеп керде. “Мин — Максим Кузнецов булам. Ижауга әбиемә кунакка кайттым. Бу шәһәрдә татар редакциясе дә бар дип ишеткәч, якыннан танышмакчы булдым. Татар халкы, теле белән кызыксынам мин”, — дип, саф татарча сүз башлады ул. Без, редакция хезмәткәрләре, барыбыз берьюлы гаҗәпләнеп аңа төбәлдек. Санкт-Петербургта яшәүче Максим исемле егетнең татарча әдәби телне кайдан белүе һәммәбезне дә кызыксындыра иде.
Максимның әнисе дә, әтисе дә татар телен белми икән. Ә Ижауда яшәүче әбисенең әнисе татар, әтисе рус милләтеннән булганга, татарча яхшы белә. Максим үзе Ижауда туган. Аңа ике ай булганда, аларның гаиләсе Санкт-Петербургка күчеп киткәннәр. “Кечкенә чагымда әбием янына кунакка кайткач, әбиемә әнисе татарча эндәшүен, аларның аралашуын ишетә идем. Карт әбием белән минем дә татарча сөйләшәсем килә иде шул чакта. Әллә шушы теләгем бик көчле булган, әллә очраклы рәвештә, үзем яшәгән шәһәрдә татар теленә өйрәтүче “Каюм Насыйри институты”ның мәдәни үзәгендә татар телен өйрәнү курслары барлыгын ишетү белән шунда язылдым. Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан республикасының даими вәкиллеге ярдәмендә агымдагы елның февраль аеннан 3 ай буе эшләде әлеге түләүсез курс-лар. Шушы вакыт эчендә татарча иркен сөйләшергә, укырга-язарга өйрәндем. Курслар атнага ике тапкыр үткәрелә иде. Әмма мин алган белемемне ныгыту, тулыландыру өчен Интернет аша татарча тапшырулар, видеолар, радиотапшырулар тыңладым. “Ана теле” онлайн-мәктәбе аша да шөгыльләндем. Әлбәттә, калын китаплар алып уку кыенрак әле миңа. Ә менә вакытлы матбугат язмаларын кулга алып уку, аңлау кыен түгел. Татар телен өйрәнергә ярдәм иткәне өчен укытучыма — «Каюм Насыйри институты» үзәге методисты Альбина Рәфис кызы Фәхразыевага бик рәхмәтле мин”, — ди егет.
Бу үзәккә йөрү Максимны Санкт-Петербургтагы татар тормышына якынайтып җибәргән. “Ленинград өлкәсе Энколово авылында үткән Сабантуй бәйрәмендә катнашу, Санкт-Петербургка гастрольгә килгән Г. Камал театры куйган “Банкрот”, “Хуҗа Насретдин” спектакльләрен карау минем өчен онытылмаслык хатирә булды. Апрель аенда үзем дә “Татар язуы тарихы” дип аталган конференция уздырдым. Татар язуының ничек барлыкка килүе, үзенчәлекләре турында чыгыш ясадым.
Быел җәйге каникулга әбием янына кайткач, “Әйдә әле минем белән татарча сөйләш, ник миңа рус телендә җавап бирәсең”, — дип аптыратып бетердем. “Онытылган бит инде”, — ди әбием. Сизеп торам: үзе тамырларыбызны искә алып, татар телен өйрәнүемә сөенеп бетә алмый”.
Редакциягә көтмәгәндә килеп кергән Максим Кузнецов турында күбрәк мәгълүмат алган саен ныграк гаҗәпләндерде ул безне.
19 яшьлек гыйлемле, чая егет Санкт-Петербург дәүләт университетының филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, быел икенче курсны тәмамлаган. Рус, татар телләреннән тыш Максим удмурт телендә иркен сөйләшә. “Нәселемдә удмуртлар бөтенләй юк. Мин удмурт телен әбиемә кунакка кайтканда, Удмуртия теле-радио тапшыруларыннан ишетә идем. Көннәрдән беркөнне бер удмурт теле белгече Ольга Урасимова белән таныштык. Ул Удмуртиядә туган, бүгенге көнне Мәскәү шәһәрендә яши. Без аның белән Интернет аша аралашып, ул мине әкренләп удмурт теленә өйрәтте. Очрашкан чакта миңа дәреслекләр, методик кулланмалар бирде.
Менә икенче җәй Удмуртиягә кайт-кач, Удмурт дәүләт университетында оештырыла торган удмурт телен өйрәнү мәктәбенә йөрим.
Удмурт телен өйрәнү миңа авыррак бирелде, әлбәттә. Янәшәңдә өйрәтеп торучы тел белгечлеге булмагач, үзлегеңнән генә тел өйрәнү авыр ул. Әмма удмурт телен өйрәнү минем өчен шушы төркемгә кергән башка телләргә юл ачты”, — ди Максим. Фин-угыр телләрен өйрәнү бик ошый икән аңа. Егет вепс, ижор, водь телен камил белә. Әлеге телләр — бүгенге көндә аз калып барган халыкларның Балтыйк буе-фин телләре.
“Кызык бу кешелек дөньясы. Мәктәптә укыганда чит тел буларак алман телен өйрәндем. Акчалар түгә-түгә халык чит ил: инглиз, француз, испан, итальян телләрен өйрәнә. Ә янәшәсендә яшәгән халыкларның, терәлеп торган күршесенең телен белми. Хәтта кызыксынмый да, кирәк дип тә тапмый. Янәсе абруйлы түгел. Шулай фикер йөртеп, үз телләрен дә өйрәнмәүчеләр күп. Шуңа күрә дә бүген Россиядә күпме телләр бүген бетү алдында”, — дип, авыр көрсенә яшь егет.
“Үзең ничек филология юнәлешен сайларга булдың? Әти-әниең дә филологлар, укытучылардыр?” — дип кызыксынам. Гаиләдә тел белгечләре юк. Гомумән, гаиләдә мин — бер бала, апа-абыйларым, энеләрем,сеңелләрем юк. Мәктәптә рус теле буенча олимпиада-бәйгеләрдә еш катнаша идем. 11нче сыйныфта рус теле буенча Мәскәүдә узган Россиякүләм олимпиадада катнашып, икенче урын алгач, шушы юнәлештә хезмәт итәчәгемне аңладым. Балаларны олимпиадаларга әзерләү эшен мин бүгеннән яратып башкарам. Моның өчен җитәрлек дәреслек, куллану әсбаплары тупладым”, — ди ул киләчәген ачык күзаллап.
Максим кебек телләрне су урынына эчүчеләрне рус телендә “полиглот” дип йөртәләр. 40 тел үзләштергән полиглот Евгений Чернявскийдан “Телләрне ничек шулай җиңел өйрәнәсез, сере нидә?” — дип сорагач: “Гади генә әйткәндә, һәр яңа телне өйрәнү аңа кадәр өйрәнгәненә кадәр күпкә җиңелрәк”, — дип җавап биргән. 19 яшьлек Максимның да сәләтен, тырышлыгын күреп сокланырга гына кала. Шулай дәвам иткәндә, әле ул тагын да зур уңышларга ирешер.
Элмира Нигъмәтҗан.




