Терәк барда тормыш ямьле
“Хәмит” исеме гарәпчәдән “мактаулы, мактауга лаеклы” дигәнне аңлата. Татар Шаршадысында яшәүче Галимә апа белән Хәмит абый олы улларына исемне белеп тә кушканнар инде.
Хәмит абый Әгерҗедә электрик һөнәрен үзләштереп, Чиләбедә хезмәт чыныгуы алгач, авылга кайтып, андагы урманчылыкта машина йөртүче булып эшли башлый. Украинада армия хезмәтен үтеп кайткач, эшен Шаршады урманчылыгында дәвам итә: машинада агач та ташый, электрик та була. Аннары хезмәт юлын колхозда дәвам итә: башта тракторчы була, уңган тракторчыны механик итеп билгелиләр, аннары – баш механик. Тәтештә читтән торып техникум тәмамлагач, агроном була. Нинди эштә дә үзен тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы итеп танытканга, “Пчеловод” колхозына управляющий итеп куялар. Әнә шул елларда мин Мәүлидә апа белән Хәмит абыйның ике баласын — Лилия белән Хәлилне укыттым. Икесе дә гел “5”ле билгеләренә генә укыды алар. Әти-әнисендәге сыйфатлар: төгәллек, акыл, тырышлык, уңганлык – балаларда да ачык чагылды.
Өченче балалары Ләйсән тугач, язмыш җилләре аларны Чайковский каласына илтә. Хәмит абый 55 яшьтән пенсиягә чыккач, туган якның тарту көче аларны янәдән Шаршадыга кайтара. Биредә туган нигезләрендәге йортларын яңарттылар, бу нигезне гөлбакчага әйләндерделәр. Дистәдән артык умарта кортлары бар, мал асрыйлар. Авылдагы иң күп чәчәк үстерүчеләр дә — Мәүләдә апа белән Хәмит абый Рәимовлар. Һәр эштә дә киңәшеп, бер-берсенә булышып, аңлашып яшәүче Мәүлидә апа белән Хәмит абый нинди журнал укып фикер алыша дисәм, “Дом в саду”, “Моя любимая дача”, “Люблю цветы”, “Моя прекрасная дача”, “Наш доктор”, “Моя кухня” кебек журналлар икән. “Яңарыш”, “Акчарлак” газеталарын да күптәннән үз итәләр алар. Олы кызлары Лилия педучилищены һәм Удмуртия Дәүләт университетының физика-математика факультетын кызыл дипломга тәмамлады. Кияүгә чыгып, бер-бер артлы өч бала тапты, туган авылында төпләнде. Бик матур яшиләр. Хәлилләре “Зеленый лицей” көллиятеннән, ИжГТУдан кызыл диплом алып чыкты, Ижау каласында яши. Хәзер шәхси эшмәкәр булып, үз кибетен ачты. Кибетенең исеме дә матур: “От всей души” дип атала. Кече кызлары Ләйсән җиңел сәнәгать техникумында укып, Яр Чаллы егетенә кияүгә чыкты, хәзер сатучы булып эшли, Руслан исемле малай үстерәләр. Ләйсән әти-әнисеннән җор теллелекне дә мулдан алган: төрле кичәләр, туйлар алып бара, сценарийлар яза. Шундый уңган, матур гаиләләр корып яшәүче ул -кызларыңа карап, ничек куанмыйсың инде!
Игелек белән изгелек Рәимовлар күңелендә бик мулдан. Хәмит абыйның II группа инвалид энесен — Вәсилне карыйлар-тәрбиялиләр алар. Татар Шаршадысы авылы уртасындагы иске зиратны карап торуны да алар башкара. Узган елгы кызу көннәрдә дә Хәмит абый чүп үләннәрен чапты, Мәүлидә апа аларны җыеп барды. Уңганлыклары, сабырлыклары сокланырлык! Тимер эшен дә булдырган, балта остасы да булган Хәмит абый, уңган-булганлыгы белән тирә-юньдә дан тоткан Мәүлидә апа күршеләренә дә кулдан килгәнчә ярдәм итәләр.
Бер-бер артлы ике операция кичереп, сәламәтлеге какшаса да, Хәмит абый бирешергә уйламый. Янында терәге – уңган-булган хатыны, куаныч китереп торучы балалары, “бабакай” дип өзелеп торучы оныкларың булганда тормыш әнә нинди ямьле ул!
Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре



