Тиздән Сабантуйлар
Тиздән Сабантуйлар
Сабантуйлар Татарстан авылларында 10-11 июнь көннәрендә, район үзәкләрендә, шул исәптән Әгерҗедә дә, 12 июньдә, Яр Чаллыда 16 июньдә, Казанда 23 июньдә үтәчәк. Быел Россиянең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезне 30 июньдә Владивостокта узучы Федераль Сабантуй мәйданы үзенә җыячак.
Удмуртиядә яшәүче татарлар да милли бәйрәмебезне традиция буенча билгеләп үтәчәкләр. 2 июньдә Кияс районы Тауҗамал авылында, 16 июньдә Глазовта, 23 июньдә Сарапул, Воткинск, Камбарка, Можга шәһәрләрендә Сабантуй мәйданнары сезне көтә. Республика Сабан туе 30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге ял паркында узачак. Һәр елдагыча бәйрәмне уздыруга Татарстан да үз өлешен кертәчәк. Быел Саба районы үзешчәннәре һәм һөнәри артистлары үз чыгышларын бәйрәмебезгә бүләк итәчәкләр.



