Тормышыбыз саннарда чагыла
Тормышыбыз саннарда чагыла
2012 ел республика өчен икътисади һәм социаль яктан уңышлы булган. Шулай да, алдагы ел белән чагыштырганда, кайбер күрсәткечләрнең кимүен дә әйтеп узарга кирәк. Мәсәлән, сәнәгать өлкәсендә җитештерү индексы 101, 8% тәшкил итә. Ә 2011 елда бу сан 108,6 % булган. Төзү эшләренең күләме узган ел 1,8% артса, 2011 елда ул 37,0% тәшкил иткән. Бу өлкәдә Удмуртия Идел буе федераль округы буенча 13нче урында бара. Төрле формадагы предприятияләр һәм оешмалар тарафыннан бар уңайлыклары булган 7293 квартира төзелгән. Бу 515,6 мең кв. метр дигәнне аңлата. Әлеге сан, узган ел белән чагыштырганда, 2,1% арткан. 2012 елнын 4нче кварталында беренчел торакка бәя 1 кв.метр өчен 38,8 мең сум булса, икенчел торакның 1 кв.м 39,5 мең сум тора. Бу, 2011 елның 4 кварталы белән чагыштырганда, бәяләрнең 20,0%ка артканлыгын күрсәтә.
Авыл хуҗалыгында 2011 елда җитештерүчәнлек 21,5% арткан булса, узган ел бу күрсәткеч 1% кимегән. 2012 елда республика буенча 46,2 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерелгән.
Хезмәт хакының да артуын әйтеп үтәргә кирәк. 2012 елда республикада уртача хезмәт хакы 16143 сум тәшкил итә (2011 елда бу сан 14452 сум булган). Бу республикада яшәүчеләрнең кереме 4,5% ка арткан дигән сүз. 2012 елда уртача керем күләме буенча Удмуртия Идел буе федераль округы регионнары арасында 9нчы урында тора. Шулай ук хезмәт базарында да үсешләр бар. 2012 елның декабрь аена рәсми төстә эшсезләр саны 3,7 мең кешегә кимеп, 14,1 меңнән 10,4 мең. кешегә калган.
2011 ел белән чагыштырганда, узган ел азык-төлеккә бәяләр уртача 7,2% (2011 елда уртача 2,7% ), алкоголь эчемлекләргә 17,2% (2011 елда 9,2%) арткан. Көнкүреш товарларына бәя 5,1% күтәрелгән (2011 елда уртача 7,2%). Түләүле хезмәт күрсәтүгә хаклар 8,7% арткан. Белгечләр әйтүенчә, кулланучылар кәрзине 2299 сумны тәшкил итә икән. Бу сан, 2011 ел белән чагыштырганда, 8,5%ка арткан.
Якынча мәгълүматлар буенча 1 гыйнварга УРда 1 млн 518 мең кеше яши. 2012 елда республикада 23161 кеше туган һәм 19442 кеше үлгән. 2011 ел белән чагыштырганда, туучылар саны 1256га (5,7%) арткан, үлүчеләр саны – 916 кешегә кимегән. Удмуртия Идел буе федераль округында туучылар саны буенча 1нче урында тора. Халык санының артуына яки кимүенә читтән килүчеләр дә тәэсир итә. 2012нче елда Удмуртиягә 11423 кеше килгән. Читкә китүчеләр саны исә 15521 кешене тәшкил итә.
Әлеге күрсәткечләр арасында уйландыра торганнары да бар. Идел буе федераль округы буенча, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Удмуртиядә узган ел 27,4 мең җинаять эше теркәлгән (2011 елда бу сан 28 мең булган). Бу 100 мең халыкка 1799,9 җинаять (2011 елда 1832,2 җинаять) туры килә дигәнне аңлата. Идел буе федераль округы буенча 2012 елда әлеге сан уртача 1562,5 тәшкил итүен искә алганда, бу өлкәдә уйланырлык урын бар.



