Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Тормыш кыйммәтләнә
14.06.2012

Тормыш кыйммәтләнә

Агымдагы елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә (су, җылылык белән тәэмин итү, канализация) бәяләр 6 процентка артачак. Электр энергиясе шәһәрдә яшәүчеләр өчен моңа кадәр 2,44 сум иде, 1 июльдән 2,56 сум булачак. Авыл халкы өчен 10 тиенгә күтәрелеп, 1,79 тиен тәшкил итәчәк. Табигый газ бәясе 3,24 сум иде, 14,8 процентка артып, 3,72 сум тәшкил итәчәк. Шәһәр транспортында юл йөрү билетлары 13 сум урынына 14 сум торачак. Транспорт карталары 20 сумга кыйммәтләнәчәк.

Электр энергиясенә һәм табигый газга бәяләр 2013 елның икенче яртыеллыгына кадәр башка үзгәрмәячәк, ә коммуналь хезмәтләргә (җылылык, су белән тәэмин итү, канализация) тарифлар 1 сентябрьдән тагын артачак.