«Туган авыл» фестивале
18 июль көнне Глазов районының Кече Парҗы авылында «Туган авыл» татар җыр һәм шигырь конкурс-фестивале узды. Фестивальгә төрле яшьтәге 500дән артык кеше җыелган иде.
Бу фестивальнең елдан-ел югары дәрәҗәгә күтәрелүе — оештыру комитетының үзенең эшен аңлап-белеп башкаруы нәтиҗәсе. Оештыру комитеты рәисе Кәрим Фәттахетдин улы Касимов менә инде бишенче ел матди яктан зур ярдәм күрсәтеп тора. Аңа фестивальдә катнашучылар, тамашачылар, авылдашлары исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә.
Фестивальгә Кече Парҗы авылы халкы гына түгел, башка авыллардан, районнардан да килгән иделәр. Программа буенча башта авыл зиратында әрвахларга Коръән укыдылар, аннары элеккеге мәчет урынында тәгъбир әйттеләр. Бу изге гамәлне башкаруда Татар Парҗысы, Кистем авыллары мәчетләренең имам-хатиблары Сәлим Касимов һәм Ильмир Касимов катнаштылар. Бу көнне балалар өчен төрле-төрле кызыклы чаралар, уеннар оештырылган иде. Теләгән һәр кеше бик тәмле пылаудан авыз итә алды.
Фестиваль Ижаудан килгән кунаклар — Лариса Гайнетдинова җитәкчелегендәге “Асылъяр” балалар фольклор ансамбле чыгышы белән башланды. Аларның һәр чыгышын тамашачылар зур алкышлар белән каршы алдылар. “Асылъяр” ансамбле сәхнәне “кыздыргач”, бәйге башланып китте. Барлыгы 42 конкурсант-катнашучы үзара көч сынаштылар. Алар Балезино, Юкамен, Глазов районнарыннан һәм Глазов шәһәреннән килгәннәр иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар (7 яшькә кадәр), мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлекләр) һәм яшүсмерләр (16 яшьтән алып) шигырь сөйләү һәм җыр башкару буенча көч сынаштылар. Һәрбер катнашучы бик зур әзерлек белән килгән. Барысы да милли киемдә, татар телендә сөйлиләр, җырлыйлар — күңелдә шундый рәхәтлек, тамашачының аларга кушылып җырлыйсы, биисе килеп торды. Шигырьләрнең күбесе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Халык аларны тыңлаганда, җитдиләнеп тә куйды, күз яшьләрен сөртеп утыручылар да булды. Бигрәк тә Падера авылыннан Алсу Касимованың “Сугыш кырында һәлак булганнарга багышлана” дигән бәете, Кистем авылыннан Хәмидә Касимованың “Булмасын…”, Ильмир Касимовның үзе язган “Сугыш килде” шигыре, Палагайдан Руслан Одинцовның “Истә”, Глазовтан Зәйнәп Касимованың “Бүреләр”, Лилия Арсланованың “Туган авыл”, Максим Яговкинның “Бабамның медальләре”, Гөлфия Җиһаншинаның “Аулак өйдә кызлар чигү чигә” шигырьләре тамашачыларга бик нык тәэсир итте.
Ә инде сәхнәгә җырчылар чыккач, безнең якларда күпме талантлы балалар, яшьләр, апалар- абыйлар яшәгәнен күреп сокландык. Падера авылыннан килгән Гүзәлия Касимова, “Очрашу” фольклор ансамбле чыгышлары аерылып тордылар.
Ижаудан килгән “Сандугач”- балалар гаилә ансамбле күңелгә кереп калды. Засеково авылыннан килгән катнашучыларыбыз да, үзләренең булганлыкларын күрсәтеп, тамашачыны әсир иттеләр.
Кистем авылыннан Ринат Касимов һәм Альберт Тютин, Алина Биянова, Кочишеводан Хәтимә Арасланова, Шәфи авылыннан Кәфия Касимова, Палагайдан Рәис Абашевның моңлы тавышлары әле бүген дә колак төбендә ишетелеп тора кебек.
Быел беренче тапкыр гына катнашуларына карамастан, Глазовтан килгән чыгыш ясаучылар халык хәтерендә калыр дип уйлыйм. Бер булды — уң булды, ди безнең халык. Глазовлылар бик күп призлы урыннарга лаек булдылар. Дуслык йорты каршында эшләп килгән Глазов татар иҗтимагый үзәге бу фестивальгә 11 концерт номеры алып килгән иде. Аларның чишмә кебек челтерәп аккан тавышлары тамашачыларны әсир итте. Быел хөкемдарларга җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды, бәхәс бик озак барды.
Мәктәпкәчә балалар арасында лауреат исеменә лаек булдылар: Касимова Хәмидә (Кистем), Таушев Илнар (Глазов).
15 яшькәчә балалар, җыр башкаручылар арасында, лауреат исеменә лаек булдылар: Алсу Митюкова (Засеково), Лилия Арсланова (Глазов), Полина Балтачева (Засеково). Зурлар арасында лауреатлар — Рәис Абашев (Палагай), Алина Биянова (Кистем), Кәфия Касимова (Шәфи). Вокаль ансамбльләр арасында — Трио (ТИҮ, Глазов), дуэт “Умырзая” (Кочишево), “Очрашу” фольклор ансамбле (Падера). Тамашачы мәхәббәтенә Хәтимә Арасланова (Кочишево) лаек булды.
Шигырь укучылар бәйгесендә зурлар арасында лауреатлар: Ильмир Касимов (Кистем), Зәйнәп Касимова (Глазов), Гөлфия Җиһаншина. 15 яшькәчә балалар арасында лауреат исеменә лаек булдылар: Лилия Арсланова (Глазов), Алсу Касимова (Падера), Руслан Одинцов (Палагай).
Лауреатларга жюри әгъзасы Нәзирә Салихҗан кызы Касимова һәм оештыру комитеты рәисе Кәрим Фәттахетдин улы Касимов дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, акчалата призлар тапшырдылар. Алдагы елда да фестиваль шулай матур, эчтәлекле булыр дип ышанып калабыз.
Илидә Арсланова, Глазов шәһәре.



