Туган илебез сагында
Ил сагында торучы кораллы көчләребез данлыклы чорлар да, фаҗигалеләрен дә кичерделәр. Ерак гасырларга кереп китмичә, Бөек Ватан сугышына гына игътибар итик. Фашистлар Германиясенә каршы дүрт ел дәвамында барган коточкыч сугышта Советлар Союзының кораллы көчләре күрелмәгән дәрәҗәдә батырлык күрсәттеләр. Фашизмны үз җирендә тар-мар итеп, туган илебезгә Бөек Җиңү бүләк иттеләр, дөньякүләм дан-шөһрәт казандылар. Сугыштан соң илле елдан артык вакыт тынычлыкны саклауда үзләренең үтә дә олуг өлешләрен керттеләр.
Узган гасыр ахырында ил башлыклары бик күп хаталар җибәрү аркасында, сугыш юкта нинди мәшһүр Советлар Союзын җимереп ташладылар. Хәзер аларны ачыктан-ачык гаеплиләр. Бөек илебезнең таркалуы нәтиҗәсендә данлыклы кораллы көчләребез көч-кодрәтен югалтты, таркау хәлгә җиткерелде. Солдатлар арасындагы армиягә хас булган бердәмлек, татулык сыйфатлары какшады. Шуның аркасында яшьләребез армия сафларына барырга ризасызлык белдерә башладылар. Бу фаҗигале хәлләрне кораллы көчләребез үз башыннан кичерде, аны оныту мөмкин түгел. Бер үк вакытта ашыгыч рәвештә армия сафларын яңадан аякка бастырырга кирәк иде. Үтә катлаулы, четерекле һәм җаваплы илкүләм максатларны авыр чорда ил башлыгы булган Владимир Путин туплаган бар акыл-зиһенен кулланып тормышка ашыра башлады. Илебезнең кораллы көчләре кешеләрдән генә тормый, хәзерге заманда аларны өр-яңа технологияләргә нигезләнгән сугыш кораллары белән дә тәэмин итәргә кирәк. Ел артыннан еллар уза торды, туган илебез икътисади яктан үсә барды. Бу үсеш нәтиҗәсендә барлык тармаклар да алга китте. Үз чиратында бу алгарыш кораллы көчләрнең ватаныбызны сакларга әзер булуын тәэмин итте. Армиядә хәзер килешү нигезендә хезмәт итүчеләр саны артты. Хезмәтләрен армия уставларын намус белән үтәп, туып-үскән нигезләренә исән-сау әйләнеп кайту бәхетенә ирешсеннәр иде. Туган илебез хәрби хезмәттә булганнарга кайгыртучанлык күрсәтә: яңа йортлар төзеп, торак белән тәэмин итә, хезмәт хакларын ике ярым, хәтта өч тапкырга арттыра…
Яшь егетләребез бер елга гына хәрби хезмәткә алыналар. Алар хезмәт итүне илебезнең тынычлыгын саклау өчен изге бурыч итеп санасыннар иде. Илебезнең армиясе башкаларга үрнәк булсын иде. Кораллы көчләребезнең бәйрәме котлы булсын, шау-гөр килеп узсын. Бүгенге көндә исән-сау яшәүче барча сугыш һәм хезмәт ветераннары, үзләренең яшьлекләрен искә алып, горурланып бәйрәм итсеннәр дигән изге теләктә калам.
Шиһабетдин Садыйков, Аксакаллар шурасы рәисе



