6.12.2013
Туган көнгә котлау
Көне буе кояш балкып торды,
Бүләк итеп җылы нурларын…
Сине котлап, бүген без телибез
Уңышларның иң-иң зурларын!
Көләч йөзең һәрчак балкып торсын,
Туар көннәр бәхет китерсен.
Яхшы юлдаш булса юлларыңда,
Киләчәкне парлап үтәрсең.
Гөрләп үтсен ямьле туган көнең
Алсу чәчәкләргә күмелеп.
Бәхетле бул! Сагыш онытылсын —
Җыр-моңнарга калсын түгелеп!



