Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Туган көнгә котлаулар
23.11.2017

Туган көнгә котлаулар

Кеше гомере артык озын түгел,
Кошлар гына озын гомерле.
Авырмыйча, тазалыкта яшә
Ходай биргән шушы гомерне.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Гамьле еллар, гамьле коннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!

***
Кемгә бала, кемгә апа,
Кемгә сеңел һәм туган.
Матур язны җылы итеп
Бу дөньяга син туган.
Туган көнең белән котлап,
Бәхетле бул син, дибез.
Ак бәхетләр һәм уңышлар,
Тик шатлыклар телибез.

***

Ел артыннан еллар ага
Гомерләр уза икән.
Яшь йөрәкле ирләргә дә
Иллеләр тула икән.
Иллеләрдә ир-егетнең
Иң жилле чагы була.
Йөрәге—яшь, күге — биек,
Кесәсе — калын була.
Шуңа күрә, эш —почетта,
Урыны — түрдә була.
Данлауларның иң зурысы
Ул туган көндә була.
Зур уңышлар телим сиңа,
Хафалар йөрсен качып.
Сезнең янга керсен
Бәхет ишекне тибеп ачып.
Чир-чорлар дөньяда синең
Барлыкны белмәсеннәр.
Кайгылар аяк астында
Буталып йөрмәсеннәр.
Бүген —бәйрәм.
Күңелегез бәйрәмнән өзелмәсен.
Тән картая, жан картаймый —
Дәртегез сүрелмәсен.
Тәгәрәп гомер йомгагы
Менсен биек үрләргә.
Һәм котларга язсын сезне
Йөз иллегез белән дә!