Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Туган көнгә мактау сүзләре
6.12.2013

Туган көнгә мактау сүзләре

Син тугансың матур җәйләрдә –

Ал гөлләрдән бәйләм бәйләргә.

Үзең гүзәл, үзең сөкемле,

Табигатьнең үзе шикелле.

 

Гөлдәй матур, юмарт өстәмә,

Тулы һәрчак сыең өстәлдә.

Сокланырлык, түзем, уңгансың.

Бар яклап та җитез булгансың.

 

Туган көнең бәхет китерсен,

Гомереңне озын иттерсен.

Чибәрлегең сүнми йөзеңдә,

Парлап яшә картлык көнеңдә.