Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “Туган телне ертмыйк”
25.08.2016

“Туган телне ертмыйк”

Соңгы вакытта туган телебездә дөрес итеп сөйләшү,  сүзләрне дөрес куллану хакындагы язмалар газета битләрендә еш урын ала. “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе Дания Борһанова редакциягә алып килгән хат бездә төрле фикерләр уятты. Әлеге теманы тагы да киңрәк, тирәнрәк яктырту өчен без Әгерҗе шәһәре 4нче мәктәбенең татар теле укытучысы, безнең актив хәбәрчебез Фәридә Хафизовага мөрәҗәгать иттек. Шул рәвешле бер темага ике хат килеп чыкты. Укып китик әле. Әгәр дә фикерләрегез туса, безгә язуыгызны сорыйбыз.

“Туган телне ертмыйк»,  — дип яза Казанда нәшер ителүче “Безнең гәҗит”тә шул исемдәге рубриканы алып баручы академик Рүзәл Юсупов. Ул: “Нишләп ялгыш язабыз? — дип борчыла. “Гаҗәп хәл: без барыбыз да урта яки югары белемле кешеләр, димәк, үз телебездә дөрес итеп сөйли һәм яза белергә тиеш, әмма газета-журналлар, китаплар укыганда телне бозып язу һәм сөйләү күренешләренә тап булабыз. Һәм алар аз түгел, күптөрле… (Ялгышларны күрсәтеп, мисаллар китереп, дөрес язылышны исбатлап, татарларыбызга теләген дә җиткерә). Туган телебезнең дөреслеген, сафлыгын кадерләп саклыйк, хөрмәтле милләттәшләр” (11.11. 2015 ел).
Мин дә “Яңарыш”та тел язмышы, тәрбия, мәктәпкә кагылышлы фикерләремне 8 ел дәвамында газета укучылар белән уртаклаштым, бәхәсләштем дә, киңәшләремне дә җиткердем. “Яңарыш” газетасының 29 нчы санында чыккан Әлфирә Низамованың сәнгать турында язган мәкаләсендә үзем өчен аңлашылмаган җөмлә, сүзләргә тап булдым. “Тулы бер эчтәлекне буынтыклап сүтеп, яңадан җыйгач, кичәне “үрелеп кенә барды”, — диләр (буыннар аяк-кулда була, минемчә). “Сәнгать кешесенең үз урынын, дәрәҗәсен белеп, тамашачыга хөрмәт йөзеннән, матур һәм төгәл киенүе аңлы рәвештә эшләнергә тиеш. (Монда “зәвык” сүзе урынлы булыр иде). “Иң бәхәслесе: аяк киеменә килгәндә, ул һичшиксез үкчәле булырга тиеш! Алып баручылар урамда киеп йөри торган тигез табанлы каталардан (балетки)…”. Әлеге җөмләне күреп өнсез калдым. Мин дә, шул халәттән чыгу өчен, редакция хезмәткәрләре белән фикер алыштым. Аңлатмалы сүзлектә “ката” сүзен өйдә киеп йөри торган җиңелчә аяк киеме, дип языл­ган… Ә “Юлдаш һәм гаилә” сканвордлары җыентыкларында итек-ката дип бирелә, әби-бабайлар кыска кунычлы киез итекне “ката” диләр.
“Балетки” сүзенә аңлатманы мин Марс бабай Хуҗагалиев белән эзләдем? Марс бабай минем якташым, күршем, фикердәшем. Аның сүзлекләре дә күп. Татар сүзлекләреннән “балетки” сүзен тапмады (димәк, без уйлаганча, ул — рус сүзе) балет белән бәйле булса, алар киеп бии торган аяк киеме — “пуанта” дип атала.

Дания Борһанова, Ижау шәһәре.

Сүз эчендә хикмәт бар…

Сүзләр беренче карашка гына гади тоелалар шул алар. Сүзне кат-кат укып, асылына төшенсәң, һәр сүздә тирән мәгънә ята. Һәммәбезгә мәгълүм: газета-журналлар укыганда, орфографик хаталар белән беррәттән, сүзләрне ялгыш куллану, сүзләрне бәйләүче чараларны дөрес кулланмау, төрле стиль хаталары көннән-көн арта бара; телевидение тапшыруларын караганда, кытыршы җөмләләр колакны яра. Бу ялгышларның сәбәбен филология фәннәре докторы, профессор Рүзәл Юсупов: “Моның бер сәбәбе туган телне начар белү булса, икенчесе — бер телдән икенче телгә дөрес тәрҗемә итә белмәү,” — дип күрсәтә.
2014 елда Рүзәл Юсу­пов­ның “Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре” исемле китабы басылып чыкты. Шушы китапны кулыма алган саен, гомер буе матур һәм дөрес сөйләшергә омтылсаң да, өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, телнең мөмкинлекләре гаять киң икән бит, дигән фикергә киләм. Яраткан китабымдагы кайбер фикерләр белән уртаклашам.
“Кайбер тәрҗемәчеләр, тел­дәге рус алынмаларын киметү нияте белән булса кирәк, аларны һәрвакыт татарның үз сүзләре белән генә бирү өчен кирәгеннән артык тырышалар, нәтиҗәдә яңа татарча терминнар барлык очракларда да тиешле мәгънәне белдерә алмыйлар.” Дания ханым Борһанованың соравына җавап итеп, “балетки” сүзе белән дә шушы хәл килеп чыккан, ахры, дип әйтәсем килә. Бу күренеш бер дә “ката” сүзенең мәгънәсен белмәү белән аңлатыла алмый, минемчә.
Чыннан да, нәрсә соң ул ката? КАТА — татарларда кыска кунычлы итек рәвешендәге традицион күн яисә йоннан басып (киез ката) эшләнгән аяк киеме. Кәҗә тиресеннән эшләнгән К.ны, гадәттә, каты аслыкта, киң үкчәле (кадаклап) һәм киң яки бераз тарайтылган башлы итеп тегәләр. К.ны бәйләнгән оек яки тула оек, яисә йомшак табанлы читек өстеннән тышкы аяк киеме буларак кияләр. Ш.у. к. Кәвеш. (Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.)
“Кайберәүләр, артык тырышлык күрсәтеп, бер үк сүзләрне, әйтелмәләрне чамасыз еш кулланып, ялыктыргыч стиль барлыкка китерәләр. Аларның кай­бер “оригиналь” сүзләре, “шаккатыризм”нары халыкның табигый, аңлаешлы сүзләрен оныттыруга китерә, кулланылыштан кысрыклап чыгара. Соңгы елларда ярыш, конкурс сүзләренең урынын тулысынча “бәйге” сүзе алды: спортта да бәйге, сәнгатьтә дә бәйге. Мәсәлән: Иң яхшы фәнни хезмәткә ачык республика бәйгесе уздырыла (конкурсы уздырыла кирәк). Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бәйге — 1) ат чабышы, 2) ат чабышлары үткәрелә торган мәйдан, 3) ат чабышканда һәм көрәштә җиңүчегә бирелә торган бүләк, 4) күчерелмә мәгънәдә — көрәш, көч сынаш, ярыш. Телнең иҗатчысы халык белән исәпләшмәү булып чыга түгелме соң бу?” Бу урында мәктәпләрдә уку елы дәвамында үткәрелергә тиешле конкурсларга тукталу урынлы булыр кебек. Дөрестән дә, күбесе бәйге дип игълан ителә. Димәк, без бәйгеләрдә түгел, ә конкурсларда катнашабыз, ярышларда җиңәбез булып чыга.
Инде сәхнәләрдә балкып йө­рүче алып баручыларның кие­нү рәвешләрен төгәл тасвирлаучы Әлфирә Низамованың фикере белән дә килешми мөмкин түгел. Чөнки бу язмада сүз төгәл кием мәгънәсендә (“төгәл” сүзе нинди? соравына җавап бирүче сыйфат) түгел, ә төгәл итеп, ягъни артык та, ким дә булмыйча, нәкъ сәхнә өчен киенү дип аңлашыла. Минем фикеремчә, һәркайда матур һәм төгәл була белү — зәвыклы булу ул. Кызыксынучылар өчен, “төгәл” сүзенең мәгънәләре болар белән генә чикләнми, әлбәттә.
Төгәл (төгәллек) 1. Чынбарлыкка тулысынча туры килгән; дөрес, анык. Бик дөрес күрсәтә торган т. прибор. 2. Гомуми түгел, якынча түгел, ә конкрет, тулы, анык т. инструкция. 3. Эшне үз вакытында яки җиренә җиткереп, җентекләп үтәүчән. рәв. Нәкъ билгеләнгән вакытта. 4. мат. Артык та, ким дә чыкмый торган, калдыксыз (бүлү тур.) 5. кис. Нәкъ; артык та, ким дә түгел; тулы т. бер тәүлек дигәндә 6. сир. Кимемәгән, ким түгел; бөтен килеш акча т. көенчә тора иде 7. хәб. Җитеш, мул; ярлы түгел йорт — җиребез т. (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013).
Соңгы вакытларда телебездә рус теленнән ялгыш тәрҗемә итү аркасында шактый киң таралып килгән тупас хаталарның берсе — “телле” сүзе белән ясалган әйтелмәләр: рус телле халыклар, рус телле укучылар, рус телле мәктәпләр һ.б. Болардагы “телле” сүзе дөрес кулланылмый: алар рус телендә сөйләшүче халык, рус телендә укытыла торган мәктәп яки рус мәктәбе рәвешендә булырга тиеш”. Безнең сөйләмебездә дә еш очрый торган хата бу. Шулай итеп, “Соңгы елларда рус телендә сөйләшә торган балаларны укытам”, — дип язмасам, я әйтмәсәм, ялгыш булып чыга. Телдә һәм язма сөйләмебездәге ялгышларның тагын берсе. “Балалар бит хәзер көне буе компьютер артында утыралар”. “Артында” сүзе урынына “алдында, каршында” сүзләре кулланылырга тиеш.
Алда исемнәре аталган авторларның “эчтәлекне буынтыклап сүтеп… яңадан җыйганда гына…” әйтелмәсе буенча минем фикерем: “эчтәлекне буынлап (өлешләргә бүлеп, кисәкләргә аерып) сүтеп…” дип язу дөресрәк булыр шикелле. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “буын” сүзенең җиде мәгънәсе бирелгән. Бу очракта сүз “Берәр нәрсәнең, системаның состав өлешләреннән берсе, кисәге” дигән мәгънәдә кулланылган.
Рүзәл Юсупов күзәтүләренең тагын берничәсенә тукталам. “Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы” түгел, “Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы” дөрес була. “Татар халкы милли алгарышы өчен иҗтимагый хәрәкәттә катнашучы” ялгышын “Татар халкының милли алгарышы өчен иҗтимагый хәрәкәттә катнашучы” дип төзәтә. “Конец игры” фильмының сценарий авторы Илгиз Зәйниев” түгел, ә “Конец игры” фильмы сценариеның авторы Илгиз Зәйниев”. “Ре­дакциягә Казаннан газета укучыбыз Разия Вәлиева шалтыратты” урынына “Редакциягә Казаннан газетабыз укучысы Разия Вәлиева шалтыратты”, — дисәк, сөйләмебез дөрес төзелгән була. “Яңарыш” газетасы милли белем һәм тәрбия бирү вазифасын 25 ел алып бармый, ә башкара икән.

Фәридә Хафизова, Әгерҗе шәһәре