Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Туган ягыма кайтасым килә
16.06.2022

Туган ягыма кайтасым килә

Россия белән Украина арасында махсус операция башлангач, Ижау шәһәренә Донецк республикасыннан качак­лар килде. Аларның бер өлешен М.Т. Калашников исемендәге техник университетның профилакториена урнаштырдылар. (Үзем шушы профилакторийда эшлим). Минем игътибарны җитмеш яшьләр тирәсендәге бер ир-ат җәлеп итте. Ул үзенең зыялылыгы белән аерылып тора. Тәмәке тартырга чыккач, аның белән якыннан аралашып киттек. Владимир Васильевич Ясиноватая шәһәреннән, һөнәре буенча тарих укытучысы икән. Мәктәптә дә, техникумда да, институтта да укыткан. Россиягә карата дошманлык тудыручы яңа тарих дәреслекләре белән укыту башлангач, Владимир Томилов белем бирүдән баш тарт­кан. Украинада барган хәлләр турында кызыксына башлагач, ул миңа болай дип сөйләде. «Мин монда кызым өчен килдем. Безнең өй янында снаряд шартлагач, кызым­да истерика башланды. «Әйдәгез китәбез», – дип, бертуктаусыз елагач, хатыным, кызым белән чыгып китәргә мәҗбүр булдык.
Миннән еш кына «Ике арадагы низагны тыныч юл белән генә хәл итеп булмадымыни?» – дип сорыйлар. Әлбәттә, бер генә акыллы кеше дә кан коюны теләми. Әмма сигез елга якын фронт сызыгында яшәгәнгә күрә, бу проблеманы сугышсыз гына хәл итеп булмаячагын аңлый идем. Сүземне дәлилләп, берничә мисал да китерәсем килә.
Украина «Минск-1» һәм «Минск -2» килешүенә кул куйса да, җи­де ел ярым вакыт эчендә бернинди дә эш алып бармады. Республикага икътисади блокада кертеп, ил үсешен «будылар». Тынлык режимы турында сөйләшүләр дә күз буяу өчен генә булды. Болар барысы да вакытны сузу өчен генә эшләнелде. Ни өчен, диярсез. Бу вакытта корал тупланды, шул исәптән, көнбатышта. НАТОга керү юлларын эзләү активлашты. 2 нче һәм 3 нче оборона линиясе төзелде. Көнбатыш бик теләп, Украинаны корал белән тәэмин итте, ә Украина милләтчеләре аны шатланып кабул иттеләр. Безнең ил Россиягә каршы көрәшү өчен «дубинка»га әверелде.
Нәкъ менә 2014 елдан башлап, милләтчеләр илнең хакимият структураларына килеп, илнең икътисади үсешен, тышкы сәясәтен, оборона белән идарә итүне үз кулларына алдылар. Шулай итеп, хакимият бөтен тулылыгы белән алар кулына күчте. Милли лозунгларга таянып эш итүләре бернинди дә нәтиҗә бирмәгәч, бөтен гаепне Россиягә аудардылар, чөнки аларга Кырым һәм Донбасс кирәк. Сигез ел Донецк һәм Луганск Респуб­ликаларында яшәүчеләр белән сугыш алып бардылар. Кырым белән Донбассны үзләренеке дип саныйлар. Тик бу гына аларга аз – Кубань, Воронеж, Белгород, Курск өл­кәләрен үзләренеке итәселәре килә. Өстәвенә, Көнбатыш илләре аларны заманча кораллар белән тәэмин итә. Ә гади халык күпме җәфа чигә? Россиялеләргә ихлас күңелдән рәхмәт. Ижау да безне җылы кабул итте», – диде Владимир Васильевич.
Әлеге профилакторийга урнашкан качаклар бик ягымлылар, булганына канәгатьләр. Владимир Васильевичны Ижау шәһәре буенча сәяхәткә дә алып чыктым. Мәңгелек ут янында булдык. Аңа Карл Маркс урамында урнашкан мәчет тә бик ошады. Әмма ул туган ягын бик нык сагына. «Атышлар без яшәгән шәһәрдән бераз ераклашса, шунда ук туган ягыма китәм», – ди. Әлбәттә, гомер буе тырышып көткән дөньяны ташлап чыгып китү беркемгә дә җиңел түгел. Бу махсус операция тизрәк туктасын да, украинлылар туган якларына кайта алсыннар иде. Ә безгә сугышлар күрергә язмасын.

Илдус Кәримов, Ижау шәһәре.