Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Туган якка кайттым әле
29.06.2012

Туган якка кайттым әле

Минзәлә районы Ир­кәнәш авылында могҗиза күреп килдем. Сабантуй бәйрәмен Ташлы чишмә ачу тантанасы белән башладылар. Гасырлар дәвамында агып яткан кечкенә чишмәне зурайтып, матурлап, ял итү өчен беседка һәм эскәмияләр куеп, искиткеч үрнәк булырлык табигать почмагы барлыкка китергәннәр.

Без Иркәнәштә 7 еллык мәктәптә укыганда, кыш көне физкультура дәресендә чаңгыда йөргәндә, ә җәй көнендә Имәнле әрәмәсеннән балан, карлыган җыеп кайтканда, аның салкын саф, чиста суын эчеп, сусавыбызны баса идек. (Ни кызганыч, Түбән Кама су саклагычын төзегәндә су күтәрелү сәбәпле, авылны күчерделәр). Быел авылдан чыгып киткәнемә дә 50 ел вакыт үтеп киткән. 10 көн дәвамында, балачагыма, яшьлегемә сәяхәт кылдым. Бу чишмәне мин авылдан киткәч туган балалар төзекләндергән. Аларның бу нияте, тарихи мирасыбызга, г үзәл табигатькә мәдхия җырлау бит! Афәрин, егетләр! Бу эшегез үзегезгә изгелек булып кайтсын! Ә чишмәгә Ташлы сүзен бик урынлы кушканнар, чөнки колхозчылар элек анда таш чыгарып, күп төзелешләрдә файдаландылар. Ташлы чишмәгә машина юлын текә ярны кистереп төшергәннәр, ә икенче ягыннан җәяүлеләр өчен, үз ташын да файдаланып, борма-борма баскычлар сузганнар.

Тау өстендә, авылның бәрәңге бакчалары артында ук, киң яшел, иркен аланда (даими урыны) Сабан туе гөрли. Быел җыелучы бигрәк тә күп иде. Бәйрәмне халык артисты — Зәй егете Виталий Агапов үзенең ансамбле белән алып барды. Ул инде 3 ел монда катнаша. Зәвыклы, милли сәхнә киемнәреннән җыр-бию белән үрелеп барган концертлары елдан-ел камилләшә — яшь җырчылар өстәлә. Моңлы, халык җырларына рәхәтләнеп кушылып утырдым, көянтә белән су ташу ярышында кат­наштым. Суның тамчысы да җиргә төшмәде дип, мактау сүзләре ишеттем һәм кәшемир яулыкка ия булдым.

Имәнле ягыннан кил­гән чабыш атлары үч төбендә кебек күренде. Тау өстендә яшел чирәмгә утырып та, басып та күзәттек, нәкъ авылга хас уеннарны карадык. Ә баганага менгән Пучы авылы егете — маймылдан да оста булып чыкты. Җирдә атлап йөргән кебек, аякларын алмаш-тилмәш китереп «страховкасыз» (бөтен тамашачы тын да алмый күзәтте) менеп тә җитте, өстә әле акробатик номерлар да башкарды. Талантларга бай безнең милләт!

Якташлар, райондашлар, сезгә дә бер сөенечле хәбәр җиткерәм. Минзәләдән Мөслимгә безнең авыл аркылы үтә торган туры асфальт юл түшиләр. Узган елда «Яңарыш»та дөнья күргән «Шифа чишмәсе» дигән язмамдагы Рус мөшегесенә 5 кенә чакрым ара кала, анысы да күтәртелгән ташлы юл. Рәхим итегез! Бәлки әле бу ике чишмәнең юллары тау астында кисешәдер. Ул тауларны Урал тауларының дәвамы — итәге дип тә атыйлар.

Шулай итеп күң елемә туган як табигатеннән бөркелгән гаҗәеп көч алып, борма-борма Ыкка карап хозурланып, 40 ел гомерем узган Ижауга кайттым.

Дания Борһанова, Ижау шәһәре