Туган якны өйрәнү форумында катнаштык
Октябрь ахырында Бөтендөнья татар конгрессы “Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр” форумына милләттәшләребезне җыйды. Форумда илебезнең 41 төбәгеннән 150дән артык делегат катнашты.
Удмуртия делегациясе составында Балезино районы Кистем авылы имамы, үз мәктәпләрендә “Татар йорты” музее җитәкчесе Илмир Касимов, язучы һәм шагыйрь Ринат Баттал бар иде.
Форумда халкыбызның уникаль тарихын, мәдәниятен саклап калу теләге белән янучы галимнәр, укытучылар, иҗтимагый оешма вәкилләре чыгыш ясады. Фәүзия Бәйрәмованың һәм Башкортстанда гомер итүче галим Касыйм Йосыповның китапларын тәкъдим итү дә булды. Форум “Татар авыллары — безнең тамырлар” дигән шигарь астында үтте. Чыгыш ясаучыларның төп фикере — көчләрне берләштереп, чын дөрес тарихны бөртекләп җыю. Күп кенә тыңлаучыларның игътибарын Илмир Касимовның чыгышы җәлеп итте. Ул туган авылында төбәкне өйрәнү буенча нинди эш алып барганы, моның тәрбия бирүнең бер алымы икәнлеге турында сөйләде, әлеге өлкәдә эшләгәндә тупланган тәҗрибә, белем белән уртаклашырга, кызыксынучыларны берләшергә чакырды.
Әлбәттә, бергәләшеп эшләүнең нәтиҗәсе дә тизрәк күренә. Тик бу кайбер каршылыклар да тудыра. Беренчесе, фән белән шөгыльләнүчеләрнең һәм туган як тарихын өйрәнүчеләрнең максатлары да, мәгълүматны тапшыру теле, стиле дә төрле. Галимнәр тарихи фактларның дөреслегенә игътибар итсәләр, туган як тарихын өйрәнүчеләр үз максатлары итеп идеологик карашларны, мәгърифәт һәм тәрбия алымнарын өйрәтүне куялар. Тел, сөйләмдә дә аермалар күп.
Икенчесе, галимнәр өчен практикага караганда, теорик яктан исбатлаулар мөһимрәк. Туган як тарихын өйрәнүчеләр исә киресенчә, этнологияне, культурологияне, практиканы өстен куялар.
Әлеге форум көчләрне берләштерергә бер адым булып тора.
Рөстәм Касимов,
тарихчы һәм этнограф. Ижау шәһәре.



