Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Туган як тарихын өйрәнүчеләр җыены
6.04.2017

Туган як тарихын өйрәнүчеләр җыены

24-25 мартта Казанда I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены булып узды. Аның эшендә Россиянең 50 төбәгеннән, шулай ук Казахстаннан, Үзбәкстаннан делегетлар катнашты. Безнең республикадан бу җыенга 4 делегат — Резидә Әхмәтвәлиева, Илмир Касимов, Диана Касимова һәм мин бардык. Бөтендөнья татар конгрессының төп максаты — Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасын төзү. Килгән делегатларның барысы да конгресс китапханәсенә үз төбәкләре тарихына багышланган китапларын алып килделәр. Ул китаплардан күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмә Россия төбәкләрендә туган як тарихын тирәнтен өйрәнүгә зур игътибар бирелүен дәлилләде. Шуңа карамастан, байтак кына проблемалар булуы да ачыкланды. Шуларның иң мөһиме — туган төбәкне өйрәнү буенча Россия җирлегендә бердәм караш юклык, теге яки бу тарихи вакыйганы Мәскәү галимнәренең бертөрле, җирле галимнәрнең икенче төрле сурәтләве.
Күп җирләрдә төбәк тарихын өйрәнүдә архив материаллары әз кулланыла, шуңа күрә төрле ялгышлар килеп чыга. Төбәк тарихын өйрәнүдә “халык сандыгы” хәбәрләренә игътибар җитми. Һәрбер авылның тарихы булырга тиеш, бу проблема әле тулысынча хәл ителмәгән. Мәктәп, авыл музейларындагы мәгълүматлар җирле матбугатта начар яктыртыла. Әлеге проблемаларны хәл итү юллары хакында Дамир Исхаков, Фәүзия Бәйрәмова, Рафаиль Ибраһимов эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Җыен кысаларында “Дөнья тарихында — Алтын Урда” дип аталган китап тәкъдим итү кичәсе булды. Бик матур итеп бизәлгән, төсле рәсемнәр белән тулыландырылган бу китап инглиз теленә тәрҗемә ителә. Тиздән ул Оксфорд университетында тәкъдим ителәчәк. Кичә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт музыкасы фольклор ансамбле, популяр җырчылар: Алинә Шәрипҗанова, Гөлзадә Сафиуллина, Филүс Каһиров, Сәйдә Мөхәммәтҗановалар үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Җыен резолюция кабул итү белән төгәлләнде. Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең 32 кешедән торган Милли Шурасы сайланды. Аның составына күбесенчә Казан галимнәре керде. “Туган җир” журналы оешманың төп басмасы дип игълан ителде. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты күп томлы “Россия Федерациясе татар авыллары тарихы” җыентыгын чыгарырга җыена. Һәр елны төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең фәнни эшләрен карап, иң яхшыларын билгеләү һәм махсус бүләкләр тапшыру каралган. Бу хакта махсус грантлар булу да күздә тотыла. Шушы карарларга нигезләнеп, без — Удмуртия тарихын өйрәнүчеләр үзебезнең энциклопедияне чыгару нияте белән кайттык.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.