Тугрылык (хикәя)
— Әйдә, тыныч кына эч сөтеңне маэмай, кычытканнар арасында ятып карының ачкандыр, мәхлүккәем. Менә шулай! Сүзләремне аңлыйсыңмы әллә син җан иясе? Бигрәкләр дә күзләрең моңсу инде… Моңсу булмыйча, беркемгә кирәгең булмаганга чыгарып ыргытканнар бит үзеңне. Кулыма алгач та, кеше кебек сөендең бит, бахыр. Эт кенә димә, аңарда да җан бар, үзенә игътибар, наз ярата.
Ялгызлык авыр инде. Анысын үземнән чыгып әйтүем. Сәлимемнең якты дөньядан китүенә бер ел гына тулса да, алҗытты. Әллә, мин әйтәм, Ходай минем интегүләремне күреп, сине иптәшкә җибәрдеме, ә, маэмай? Я, тамагың туйдымы? Хәзер йоклар урын җайларбыз үзеңә. Мөселман кешесенә йортта эт тотарга ярамый, диләр. Ишегалдына чыгарырга бигрәк тә бәләкәй бит әле син, күкрәк баласы сыман гына. Болын кадәр зур өйдә ялгызың яшәп, сине урамга кусам, гөнаһын кая куярмын.
Хәнифә карчык үз алдына сөйләнә-сөйләнә, мич кырыена куйган иске сандыкны ачты. Карчык сандыктагы әйберләрне алып якындагы урындыкка куя барды.
— Бусы бабаңның түбәтәе. Әнә, бизәкләре ничек матур итеп чигелгән, кешелеккә генә кия иде картым. Үзе үлгәч, әткәң истәлеге булыр, дип, улыбыз Миркасыймга биргән идем, килен балакай якын да килмәде. «Зачим нам такуй?» – дигән булды. Менә бабаңның җылы жимперы, үзе йомшак, үзе калын. Шуны астыңа салыйк та, рәхәтләнеп, әнкәң куенындагы кебек, җылынып йокларсың.
Хәнифә карчык әзерләгән урынга эт баласын күпме генә яткырырга тырышса да, тегесе киреләнде, буйсынырга теләмәде.
Авырлыкның, ялгызлыкның нәрсә икәнен үзе татыган кеше генә аңлый. Соңгы елларда бигрәк тә эчүгә сабышкан иде аның ире Сәлим. Мәңгелеккә күчүнең сәбәбе дә шул аракы булды кебек.
«Үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк», — дип, якын күршеләре Хәнифәнең кайгысын уртаклаштылар. Элек күз яшьләренә саран хатын, берүзе калгач, җебеде дә төште. Күрәсен күрми, гүргә керми, диләр, тәкъдиренә шулай язылган булгандыр инде.
Яшьли сөеп, вәгъдәләр бирешкән егете сугыштан кайтмады Хәнифәнең. Үле хәбәре дә килмәгәч, менә кайтыр, менә кайтыр дип күпме еллар көтте әле аны ул. Тормыш йөген ялгызы тартып арыган карт кызны, ике баласы белән тол калган Сәлимгә димләделәр. Нишләсен? Ризалашты.
Яшь чакта уңай кеше иде Сәлим. Эшкә батыр, алыптай ир иде. Гомере буе трактор йөртте. Бик кирәкле кеше иде авылда.
Хәнифәгә бала табарга, ана булу бәхете татырга язмады Ходай. Сәлимнең беренче хатыныннан туган балаларын, күпме генә якын итәргә тырышса да, үзенеке итә алмады ул. Авыл мәктәбендә урта белем алгач, малай белән кыз икесе ике якка китеп урнаштылар, гаилә кордылар. Сәлим исән чакта әле сирәк-мирәк кайткалап йөрсәләр дә, әтиләре үлгәч, туган йортка эзләре суынды.
Ярый әле, ялгызлыктан каңгырып йөргән көннәрнең берсендә кечкенә маэмайны табып алды Хәнифә. Түше ап-ак булганга, аңарга, Актүш дип исем кушты. Беренче көннәрдә хуҗабикәдән бер генә адым да калмаган эт баласы, тора-бара күрше малайлары белән дуслашып китте. Вакыт-вакыт югалып торган Актүшне сагынып, юксынып көтеп алды Хәнифә карчык. Ул да, үзенең хуҗабикәсенә сырпаланып шатлыгын белдерде, карчыкның кан тамырлары бүлтәеп чыккан ябык кулларын ялады.
Еллар үткән саен Хәнифә йөзендә җыерчыклар артты. Элек дәрт ташып торган җиңел гәүдәсе ябыгып, бөрешеп калды. Гомер буе колхоз кырында көч түккән куллары эшкә ярамый башладылар. Сава алмагач, карчык, хуҗалыгындагы соңгы кәҗәсен дә күршеләренә кертеп бирде.
Бик сирәк булса да, Хәнифә хәле булган көннәрдә авыл читендәге зиратка барып, Сәлим белән сөйләшеп, киңәшеп кайта.
— Аякларым йөргәндә килдем әле, Сәлим, — дип, башлый ул сүзен. — Күңелеңә авыр булса да әйтим инде. Балалар безне оныттылар. Сине озатканнан бирле, кайтып та караганнары юк. Үткән атнада өске урам аксак Вәли дә бакый дөньяга күчте. Бәлки күрешкәнсездер дә инде. «Өең быел кыш чыгарлык түгел, Хәнифә әби», — диде теге урта урам Самигулла малае. «Ике кат юрган ябынырмын улым», — дип тә карадым, көлделәр генә. «Иң кирәкле әйберләреңне җыештырып куй, шәһәргә интернатка илтәбез», — дип чыгып киттеләр. Карале, Сәлим, син ничек уйлыйсың, интернат дигәннәре шул картлар йортыдыр инде ә? Алып китсәләр, яныңа килүче дә булмас дип кайгыруым. Ярар, кайтыйм, Сәлим, рәнҗеп калма.
Көзге салкын җил иске пәлтә эченә үтеп, карчыкның карт сөякләрен, тәнен чемердәтә. Җил суыгыннан да ныграк, җанына тынычлык бирмәгән картлар йорты турындагы кара уйлардан бөрешеп, кечерәеп калган Хәнифә карчык белән зур кара эт, зираттан чыгып, авыл ягына атлыйлар.
Ә авылда һәр кешенең үз хәсрәте, үз уе шул. «Хәнифә абыстай, әби, исәнме!» — дигән булалар да, җавабыңны да көтми китеп баралар. Кешенеке – кештәктә шул, үзеңнеке җанны телә. Сөйләр сүзләре күп җыелган Хәнифәнең, тик Актүштән башка тыңлаучысы гына юк.
Шулай дәшми-тынмый гына, ике ялгыз җан, карчыкның үзе кебек кечерәеп калган йорт янына кайтып җитәләр. Хәнифә иелеп этнең башыннан сыйпый.
— Актүш, бар инде, ояңда йокла бүген, өйдә дә салкын. Иртән исән-сау булсак, тагын күрешербез. Эт, хуҗабикәсен аңлагандай, урам якта утырып кала.
Көттереп булса да кыш килә. Урамны ап-ак кар каплый. Салкыннан уянып киткән Хәнифә, иске тимер караватыннан торып, пәлтәсен кияргә ашыга. Үзе белән бергә йорты да картая аның. Күршеләре кереп миченә яксалар да, ничә еллар сыланмаган бүрәнә ярыкларыннан җылы чыгып бетеп бара. Хәнифә, җылынып булса да чыгармын, дип, күршеләренә ашыга.
Куллары гына түгел, күңеле күшеккән Хәнифәне якты чырай белән каршылый Әсмабикә. Әле генә сиксән яшен тутырган күршесенең, бүгенге ачы язмышы аның да күңелен борчый. Кем белә, бәлки, соңгы күрешүләредер.
Картлар йортына документлар әзерләүләре дөрес булса, тиздән алып та китәрләр ялгыз карчыкны.
— Әйдә, уз Хәнифәттәй! Мактап йөрисең икән, чәйләргә генә утырган идек, дип, Әсмабикә аны өстәл янына чакыра.
— Яңа гына өйдә ашап чыккан идем дә, әллә берәр чәшке чәй эчсәм инде, — дигән була карчык.
Әсмабикә кыстый-кыстый күршесенә тагын бер чәшке чәй ясый. Хәнифә карчыкны картлар йортына җибәрергә җыенулары авыл халкы өчен яңалык түгел. Карарга кешесе юк аның. Әсмабикә кешегә чыгармый гына үзе үк ике хат юллады шәһәргә — күршесенең үги балаларына. Улы, Сәлим картның үзенә ошаган булып чыкты, хәмердән башы чыкмый икән. Кызлары Әминә яшермичә: «Үзебез ике бала белән бер бүлмәдә яшибез, Хәнифә апайны алып китәргә мөмкинлегебез юк», — дип, туры итеп җавап язып җибәрде. Бу турыда да карт кешегә ничек итеп әйтсен, теле әйләнми Әсмабикәнең. Алай да мөмкинлектән файдаланып, күршесенең тел төбен беләсе килде:
— Хәнифәттәй, ничек соң әле, картлар йортына барырга ризалыгыңны бирдеңме?
— И Әсмабикә! Бер дә китәсе килми шул! Исеме дә әллә нинди генә, матур түгел — «картлар йорты»!
— Ул йорт зур шәһәрдә, анда ялгызы калган карт-карчыкларны җыялар, — дип, үзе ишеткәнне аңлатырга тырышты Әсмабикә.
— Ничек инде җыялар? — Бу сүзләрдән Хәнифә карчыкның зиһене бөтенләй таралып китте. Ул ашыгып киенергә тотынды.
Төптән уйламый әйткән сүзләрнең ничек итеп карт кешегә тәэсир итүен аңлап алган Әсмабикә үз ялгышын төзәтергә ашыкты.
— Хәнифәттәй, үзебездә генә кунып чыгарсың, ашыкма, хәзер аш пешә, — дип, карчык артыннан иярде.
— Юк, өйгә кайтыйм әле, Сәлимне дә ялгызын калдырырга ярамый, — диде уйлары чуалган карчык һәм ишеккә юнәлде.
Күршесенең капкадан чыгып, үз өе ягына түгел, тискәре якка китүен Әсмабикә күреп калды. Яшүсмер кебек ябык гәүдәле карчыкка, эте Актүш тә ияргән иде. «Ничек кенә котылырга? Качып булса да калырга кирәк бу картлар йортыннан!»
Үз эше белән мәшгуль халык, кичкырын Актүшне ияртеп авыл башыннан чыгып барган карчыкны күрми калды. Хәнифә ашыкты. Аның Сәлимгә барып сыенасы, аларны аерырга теләгән шәһәрдәге зур йорт турында сөйлисе килде.
Актүш хуҗабикәсенең хәлен аңлагандай, әле азрәк алга китеп, әле артта калып атлый бирде.
— Балаларны дөрес тәрбияли белмәдек, ахры, без, – диде ул үз алдына сөйләнеп. Үги ана дип әйтмәсеннәр өчен, бар эшне үз өстемә алырга тырыштым, зарланмадым. Зарланып та файдасы булмасын белдем. Аннан, Сәлим, син бит картайган көнендә анагызны карагыз, — дип, әйтә дә белмәдең. Уйламадыңмы икән, башың җитмәдеме аны уйларга? Ә бит кирәк иде! Үги булса да, ул сезне яратып үстерде, ана итеп таныгыз аны дияргә иде. Ишетәсеңме, Сәлим?
Кыр буйлап барган ике җан иясе өстенә җепшек кар явып, аларны ерактан күренмәс итте. Көннең караңгылануын да сизмәделәр алар. Барган саен карчыкның адымнары кыскарды, ул инде таш аскан кебек авырайган аякларын көчкә күтәрә башлады. Актүш тә теләр теләмәс атлый, аның ашыйсы килә, тик Хәнифә карчыкның бер үзен калдырырга ярамаганлыкны аңлый ул.
Карчык, кыр уртасында туктап калды. Аның инде бер адым атларлык хәле дә калмаган иде. Ул күзләре белән нидер эзләде, тирә-якта ап-ак кардан башка берни дә күренмәде. Хәнифә карчык пәлтә итәген җыеп карга утырды да, кулындагы бияләйләрен салды. Җайлап кына мамык шәле астыннан бәйләгән ак яулыгын башыннан салып, озак кына аның бөтәрләнгән почмакларын тигезләде. Талчыккан, карт тән ял сорый иде. Карчык йомшак, яңа яуган кар өстенә ятты да, ак яулыгы белән йөзен каплады. Актүш башын түбән иеп хуҗабикәсе янына елышты.
Ике көн туктамый кар яуды.
Дүшәмбе көнне иртән иртүк эшкә баручы вахтовиклар кыр уртасында ялгыз утырган ак түшле зур кара этне күреп гаҗәпләнделәр. Машиналарын туктатып, аны чакырып та карадылар, эт килмәде, үзенә дә якын җибәрмәде.
— Юк, өйгә кайтыйм әле, Сәлимне дә ялгызын калдырырга ярамый, — диде уйлары чуалган карчык һәм ишеккә юнәлде.
Күршесенең капкадан чыгып, үз өе ягына түгел, тискәре якка китүен Әсмабикә күреп калды. Яшүсмер кебек ябык гәүдәле карчыкка, эте Актүш тә ияргән иде. «Ничек кенә котылырга? Качып булса да калырга кирәк бу картлар йортыннан!»
Үз эше белән мәшгуль халык, кичкырын Актүшне ияртеп авыл башыннан чыгып барган карчыкны күрми калды. Хәнифә ашыкты. Аның Сәлимгә барып сыенасы, аларны аерырга теләгән шәһәрдәге зур йорт турында сөйлисе килде.
Актүш хуҗабикәсенең хәлен аңлагандай, әле әзрәк алга китеп, әле артта калып атлый бирде.
— Балаларны дөрес тәрбияли белмәдек, ахры, без, – диде ул үз алдына сөйләнеп. Үги ана дип әйтмәсеннәр өчен, бар эшне үз өстемә алырга тырыштым, зарланмадым. Зарланып та файдасы булмасын белдем. Аннан, Сәлим, син бит картайган көнендә анагызны карагыз, — дип әйтә дә белмәдең. Уйламадыңмы икән, башың җитмәдеме аны уйларга? Ә бит кирәк иде! Үги булса да, ул сезне яратып үстерде, ана итеп таныгыз аны дияргә иде. Ишетәсеңме, Сәлим?
Кыр буйлап барган ике җан иясе өстенә җепшек кар явып, аларны ерактан күренмәс итте. Көннең караңгылануын да сизмәделәр алар. Барган саен карчыкның адымнары кыскарды, ул инде таш аскан кебек авырайган аякларын көчкә күтәрә башлады. Актүш тә теләр теләмәс атлый, аның ашыйсы килә, тик Хәнифә карчыкның бер үзен калдырырга ярамаганлыкны аңлый ул.
Карчык, кыр уртасында туктап калды. Аның инде бер адым атларлык хәле дә калмаган иде. Ул күзләре белән нидер эзләде, тирә-якта ап-ак кардан башка берни дә күренмәде. Хәнифә карчык пәлтә итәген җыеп карга утырды да, кулындагы бияләйләрен салды. Җайлап кына мамык шәле астыннан бәйләгән ак яулыгын башыннан салып, озак кына аның бөтәрләнгән почмакларын тигезләде. Талчыккан карт тән ял сорый иде. Карчык йомшак, яңа яуган кар өстенә ятты да, ак яулыгы белән йөзен каплады. Актүш башын түбән иеп хуҗабикәсе янына елышты.
Ике көн туктамый кар яуды.
Дүшәмбе көнне иртән иртүк эшкә баручы вахтовиклар кыр уртасында ялгыз утырган ак түшле зур кара этне күреп гаҗәпләнделәр. Машиналарын туктатып, аны чакырып та карадылар, эт килмәде, үзенә дә якын җибәрмәде.
Гөлфия Исхакова, Воткинск шәһәре



