Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тузган торак мәсьәләсе — игътибар үзәгендә
9.06.2016

Тузган торак мәсьәләсе — игътибар үзәгендә

Э. Карипов фотосурәте

Редакциягә еш кына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Төр­ле мәсьәләләр борчый милләт­тәшләребезне. Бик теләсәк тә, кайвакыт бар кешегә дә тиз арада ярдәм итеп бетерә алмыйбыз. Өлкән яшьтәге Закирҗан абый Мөхәммәтҗановка да ярдәм итәсебез килгән иде. Аның мөрәҗәгате үзе яши торган йортта тәртип урнаштыру белән бәйле. Утын ягып җылытыла торган, су, газ кермәгән йортта яшәгән өчен торак-коммуналь хезмәтләре, салкын, кайнар су, җылылык өчен түләү кәгазьләрен күргәч, бик күп сораулар туды бездә. Идарә итү компаниясен эзләп карасак та, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертә алмадык. Сәнәгать зонасында урнашкан ике фатирлы йортның кем карамагында булуын ачык­лау эшләре озакка сузылды. Ярдәм сорап, депутатларга да мөрәҗәгать итеп карадык, тик әлегә бер нәтиҗәсе дә булмады. Шунысы ачык: йортны авария хәлендәге тузган йорт итеп таныту өчен Закирҗан абыйга бик күп аяк итен ашарга кирәк әле, аны чиксез мәшәкатьләр, кәгазь эшләре көтә.

2010 елдан тузган торак фонды проблемасы РФ Президентының шәхси контроленә алынды. Нәкъ шушы елда кешеләрне тузган торактан күчерү турында федераль закон да кабул ителде. Әмма барлык регионнарда да 2015 елга кадәр кешеләрне тузган торактан күчерү программасын тиешенчә тормышка ашыра алмадылар. Әлеге программаның яңа вакыты билгеләнде, ягъни 2017 елның 31 сентябренә кадәр илебездә тузган торакта яшәүчеләр калмаска тиеш.
Республикабызда “2012-2017 елларга исәпләнгән гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы” эшли. Аның ничек тормышка ашырылуын Удмуртия Башлыгы даими контрольдә тота. Күптән түгел Александр Соловьев Игра районында тузган торактан күчерелүчеләр өчен төзелә торган йортта төрле җитәкчеләр, министрлар катнашында җыелыш уздырды. Игра районында 2014 елда 19 авария хәлендәге йорттагы 60 фатирда яшәүчеләрне күчерү өчен 3 (икесе — Играда, берсе — Менил авылында) күпфатирлы йорт төзи башлаганнар. Район үзәгендә төзүчеләр вакытында финанслануларына карамастан, объектны кулланылышка тапшыру срогын сузганнар. Килешү нигезендә барлык төзелеш эшләре 2015 елның 31 октябренә тәмамланырга тиеш булган. Тик бүгенге көндә дә 32 фатирлы йорт нибары 75%ка, ә 24 фатирлысы 65%ка гына әзер. Йортны кулланылышка тапшырыр өчен эчке эшләрне тәмамларга һәм йорт алды территориясен тәртипкә китерергә кирәк. Александр Соловьев район җитәкчелеген төзүчеләр белән начар эшләгәннәре өчен каты тәнкыйтьләде һәм тузган торактан күчүчеләр өчен төзелүче йортларга тиешле игътибар булмавына шикаять белдерде. “Кешеләр көтә. Аларның тузган йортлардан күченеп, яхшы фатирларда яшиселәре, өй туен уздырасылары килә. Кая сезнең җаваплылыгыз? Мин сезгә соңгы мөмкинлек бирәм: 1 августка кадәр йорт кулланылышка тапшырылмаса, район башлыгы үзе җавап бирәчәк. Һәм мондый намуссыз төзүчеләр республикабызда эшләмәячәк. Без Хөкүмәттә бу оешманы намуссыз подрядчылар исемлегенә кертү өчен бар көчебезне куячакбыз”, — диде Александр Васильевич. Ул шулай ук әлеге төзелеш эшләрен Хөкүмәт Рәисенә һәм министрларга тикшереп торырга кушты.
Башкалабызга әйләнеп кайтыйк. Агымдагы елда Ижауда 182 гаиләне тузган торактан күчерергә тиешләр. Хәзерге вакытта 94 гаилә яңа фатирларда яши башлаган инде. “Тузган торактан күчерү программасы 2013 елдан бирле эшләвенә карамастан, аның беренче этабы Ижауда 2015 елда гына тормышка ашырыла башлады. Баштарак без торакны үзебез төземәкче идек, әмма исәпләгәннән соң, сатып алуның очсызга чыгуын аңладык”, — дип белдерде Ижау хакимиятенең муниципаль торак идарәсе җитәкчесе Николай Буторин.
Гомумән алганда, башкалабызда хәзерге вакытта 2012 елның 1 гыйнварена кадәр исәпкә алынган 500-600 һәм 2012 елдан авария хәлендә дип танылган якынча 78 тузган күпфатирлы йорт исәпләнә. Иң иске йорт М. Горький урамында урнашкан һәм ул 1912 елда ук төзелгән булган. Әлеге программа кысаларында 599 гаилә, 1685 кеше тузган торактан күчерелергә тиеш. 2017 елның 1 сентябренә кадәр Удмуртиядә кешеләрне тузган торактан күчерү программасын тормышка ашыру өчен якынча 900 млн сум акча таләп ителә.
Кешеләрне тузган торактан аны авария хәлендә дип таныган очракта гына күчерә алалар. Бина 70% ка таушалган булса, тузган булып исәпләнә. РФ Торак кодексының 15нче маддәсе 4 п. нигезендә торакны яшәү өчен яраксыз дип ведомствоара комиссия таный. Комиссия тикшерү башласын өчен йортта яшәүчеләрдән күпсанлы язма мөрәҗәгатьләр кирәк. Махсус оешма бинаны тикшергәннән соң, комиссия акт төзи һәм үз карарын чыгара. Эшләү өчен бинаның планы, техпаспорты, канәгатьсезлек белдергән гаризалар һәм милек хокукын раслаучы документлар кирәк булачак.

Торак кайсы очракта тузган дип таныла соң?
— Бинаның стенасында һәм фундаментында үзгәреш булганда;
— Җимерелү куркынычы янаганда;
— Торак бина су басу урынында урнаш­канда;
— Техноген аварияләр аркасында ишел­гәндә;
— Шартлау, җир селкенү һәм янгын сә­бәпле торакның тотрыклылыгы югалганда.

Авария хәлендәге торакта яшәү­челәр генә яңа торакка күчерелергә хокуклы. Иске йортта яшәүчеләр авария хәлендәге тузган торак статусын алган очракта гына бу хокукка ия булалар. Моның өчен җирле үзидарә органнарына яисә бинаның техник торышын билгеләүче махсус оешмаларга мөрәҗәгать итү зарур. Соңыннан белгечләрнең карары нигезендә ведомствоара комиссиягә гариза язарга кирәк.

Э. Карипов фотосурәте.

Альбина Шәйхетдинова.