Тукайны зурлап

Апрель ае беренче бөреләр, умырзая чәчәкләре белән генә түгел, ә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне белән дә бәйләнешле. Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәрләре шагыйрьнең туган көненә багышланган әдәби кичәләрне ел саен уздыралар. Быел да бу традиция бозылмады. 23 апрельдә “Йәгез, бер дога” исеме астында Габдулла Тукайның иҗатында Ислам диненең тоткан урынына бәйле кичә үтте.
Көллият укытучысы Вәсилә Хәкимова һәм аның укучылары, Ижау шәһәре шагыйрьләре Гыймран Сафин, Ринат Батталовлар Тукайның тормыш юлында, иҗатында нәкъ менә Ислам диненең тәэсире хакында сөйләделәр.
Кичәгә 116нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар ямь өстәделәр. Алар башкаруында Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте нигезендә төзелгән лирик-музыкаль күренеш кунакларның берсен дә битараф калдырмады.



