Тыйнак матурлык
Матур кышның шимбә киче. Февраль аеның тәнне куырып, бит очларын чеметтерә торган зәмһәрир салкынына карамастан, халык Тимерьюлчылар мәдәният йортына агыла. Биредә, татар эстрадасында сирәк очрый торган, музыкаль сәләтләре белән күпләрне үзләренә җәлеп иткән “Фәридә-Алсу” дуэты концерты оештырылган иде. Әлеге җырчыларның Ижау шәһәрендә үз концертлары белән беренче мәртәбә генә булуларына карамастан, залда халык шактый иде. Концерт башланганчы җырчыларның иҗат тормышы ничек башланып китүе, гомумән, “Фәридә-Алсу” дуэты хакында күбрәк белү теләге белән мин аларның үзләренә мөрәҗәгать иттем. Алсу белән Фәридә, үтә дә ачык, гади, тыйнак булулары, саф татар телендә матур аралашулары белән үзләренә карата соклану хисе уяттылар.
— «Фәридә-Алсу» дуэты кайчан һәм ничек барлыкка килде? Иҗатыгызга гашыйк булган күп кенә тамашачы, сезне апа һәм сеңел дип беләләр, бу хакта нәрсә әйтер идегез?
— Мин тумышым белән Башкортостан якларыннан. 1992 елда Казан шәһәренә килеп, педагогия университетының музыка факультетына укырга кердем. Биредә тумышы белән Казаннан булган Алсу белән таныштым. Студент елларыннан дуслык җепләребез нык бәйләнеп, сәнгатькә гашыйк булып, бергә иҗат итә башладык. 1995 елда Финляндиядә узган зур гына җыр фестивалендә катнашып, икенче урынны яуладык. “Ягымлы яз”, “Татар җыры” кебек конкурсларда лауреат исеменә ия булдык. Рим шәһәрендә төрле илләр вәкилләре катнашында узган фестивальдә мөнәҗәтләр башкарып, 3нче урынга лаек булдык. Әкренләп шулай танылып киттек. Тора-бара үзебезнең музыкаль альбомнарыбызны яздырдык, төрле төбәкләрдә концертлар куя башладык. Күп кенә танылган җырчылар сәләтебезне күреп, югары билгеләп, безгә иҗат юлыбызны дәвам итәргә, “Фәридә-Алсу” дуэтын саклап калырга, аны тагы да үстерергә этәргеч көч бирделәр. “Фәридә-Алсу” дуэт буларак таныла башлагач, “Ике хатын-кыз арасындагы дуслык озакка бармас, 4-5 елдан таралыр”, — диючеләр дә булмый калмады, әлбәттә. Тик без, үз юлыбызны таптык һәм бергә уңышлы гына менә инде 16 ел иҗат итәбез. Әйтергә кирәк, безнең язмышларыбыз да үрелеп бара. Иҗат юлыбыздагы кебек шәхси тормышыбыз да бик охшаш. Икешәр малай үстерәбез, хәтта яшьләре буенча да туры киләләр. Безнең бер-беребезгә булган мөнәсәбәтебез апа белән сеңелнекенә караганда да якынрак һәм көчлерәк. Бу Ходай тарафыннан бирелгән бик яхшы һәм уңай сыйфатыбыз. Шулай бердәм, дус булып, алдагы елларда да иҗат итәргә язсын иде, — дип сөйләде Фәридә.
— Репертуар сайлаганда нинди үзенчәлекләргә игътибар итәсез? Күбрәк кайсы композиторларның җырларын башкарасыз?
— Репертуарга килгәндә, бик нык саклык белән эчтәлекле, матур җырлар сайларга тырышабыз. Концертларыбызда “Җомга көе”, “Шәл бәйләдем” кебек татар халык җырларын бик рәхәтләнеп, яратып башкарабыз. Риф Гатауллин, Мәсхүдә Шәмсетдинова кебек атаклы композиторларыбыз белән иҗатташлык итәбез. Репертуарыбызда Фәридә иҗат иткән “Әни теләкләре”, “Үз өем”, “Сары яфраклар” кебек 40лап җыр булуы белән горурланабыз”, — диде Алсу.
— Әйе, илһам килгәндә көйләр язарга бик яратам. “Әни теләкләре” җырының көен, мин беренче балам тугач, бала тудыру йортында иҗат иттем. Соңрак Рафис Корбан әлеге көйгә шигырь язды һәм нәтиҗәдә матур гына җыр барлыкка килде. Бүгенге көндә бала тудыру йортыннан әниләрне бәбиләре белән өйләренә озатканда, әлеге җырны уйнаталар, матур итеп видеотасмага төшерәләр. Мин моңа бик сөенәм, — дип, үз кичерешләре белән бүлеште Фәридә.
— Фәридә, Алсу, сез һәрьяклап үзенчәлекле. Чибәрлегегез, сәхнәдә үзегезне тотышыгыз, зәвыклы киемнәрегез белән чын татар хатыны образын хасил итәсез. Милли төсмер, шул ук вакытта ниндидер заманчалык та өстәп тегелгән матур күлмәкләрегез, сезне тагы да күркәм итеп, бизәп торалар. Сәхнәгә ярымшәрә чыккан артистларга карашыгыз нинди?
— Костюмнар безнең өчен бик мөһим, четерекле тема. Күлмәкләрне сайлаганда, костюмерыбызга мөрәҗәгать итәбез. Беркайчан да ачык, кыска итеп киенгәнебез юк, һәрвакыт үзенчәлекле, сәхнәдән матур күренердәй киемнәр сайларга тырышабыз. Ә сәхнәгә ярымшәрә чыгуга килгәндә, бер дә матур күренеш түгел, әлбәттә. Без бит татар кызлары, башкаларда милләткә уңай караш тудыра алып, үз-үзебезнең йөзебезне саклый алсак иде, — диделәр кызлар.
Алсу белән Фәридә бер-берсен тулыландырып, рухи яктан баетып, бердәм булып иҗат итәләр. Әйе, чынлап та, мин аларны бүгенге көн татар эстрадасының җәүһәрләре, дияр идем. Тамашачы үтенече белән алар “Зинһар өчен кермә төшләремә” җырын (аккапелла) башкарганда, җанга үтеп керердәй моңлы тавышларыннан тәннәр чемердәде. Сәхнәдән чишмәдәй челтерәп аккан йомшак, яңгыравыклы моң тамашачыларны әсир итте. Кызларның сәхнәдә бер-берсе белән итәгатьле, матур итеп аралашулары, күңелләреннән чыккан иң җылы сүзләрен халыкка җиткерә алулары таң калдырды. Аларның җырларында татар хатыннарының ачы язышы, шатлыгы һәм кайгысы, өмете һәм үкенече чагылды. Фәридә белән Алсуның иҗатташ дуслары да бик сәләтлеләр иде. Концертта чит илләрдә дә танылып өлгергән гармунчы Наил Сәгъдиев татар милли бию көйләрен башкарганда, ирексездән сикереп торып биеп китәсе килде. Алып баручы, нәфис сүз остасы Мирхәт Гайсин төрле җырчы образына кереп пародия күрсәткәндә, тамашачы эче катып көлде, дәррәү килеп кул чапты. Ижау сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаган Фәридә белән Алсу, чын мәгънәсендә, тамашачы мәхәббәтен яуладылар.
Ләйсән Әхмәтова



