Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Тәбрис Яруллин: «Рәисме, Тәбрис буларакмы — анысы мөһим түгел, татар дөньясына хезмәт итәсем килә!»
25.08.2016

Тәбрис Яруллин: «Рәисме, Тәбрис буларакмы — анысы мөһим түгел, татар дөньясына хезмәт итәсем килә!»

936

Ике елга бер уза торган Бөтендөнья татар яшьләре форумы быел 4-7 август көннәрендә узды. Әлеге форум һәм оешманың эшчәнлеге турында аның рәисе Тәбрис Яруллин бәян итте. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, туры сүзле, үз дигәненә ирешүчән — бу егетне татар дөньясында белмәүче сирәктер. Ике ел саен форум кысаларында оешма вәкилләре Бөтендөнья татар яшьләре форумына рәис сайлый. Агымдагы елда да Тәбрис Яруллин алдагы ике елга рәис булып сайланды.
— Тәбрис, өченче тапкыр рә­ис булып сайланырга те­ләгең бар идеме?
— Рәисме, Тәбрис буларакмы — анысы мөһим түгел, татар дөньясына хезмәт итәсем килә! Бу минем өчен шундый вак мәсьәлә кебек. Безнең юл салынган. Кая барасыбызны, ничек үсәчәгебезне белеп, алга атлыйбыз. Командабыз белән шул идеяне башка яшьләргә дә таратырга әзер.
— Тәбрис, яшьләр форумы ике елга бер җыелып тора. Һәрвакыт делегатлар күп килә, фикер алышалар, планнар төзиләр, резолюцияләр кабул итәләр дә таралышалар… Куелган максатлардан ни дә булса тормышка ашамы? Әллә алар матур сүз булсын өчен генә кабул ителәме?
— Башкарылган эшләр байтак. Ике ел элек без 50 кешелек шура сайладык. Татар оешмаларының идарәсен булдырдык. Ике ел эчендә ул формалашып бетте. Алар — 114 татар яшьләр оешмасы. Бирегә мәдәни, дини, спорт белән шөгыльләнүче оешмалар да керә. Татар яшьләренең социаль миссиясе барлыгын онытмыйбыз. Җыелышып, җыр-­биюле кичә уздыру бер, әмма мондый формат үсәргә мөмкинлек бирми. Безгә мил­ләтнең функцияләрен эшләргә кирәк иде. Мин эшчәнлекнең берничә төп юнәлешен бил­геләр идем. Беренчесе — тел. Тел мәсьәләсе кискен тора, үзебез күреп торабыз: федераль үзәк татарларга да, башка урыс булмаган милләтләргә дә үсәргә әллә ни мөмкинлек бирми. Милли мәктәпләр саны кими, татарча укыту кимеп бара, югары уку йорт­ларыннан татар факторы кысрыклап чыгарыла. Шушы шартларда без, яшьләр, нәрсә эшли алабыз, ниләр тәкъдим итә алабыз, нинди кораллар куллана алабыз, татар теленең дәрәҗәсен ни рәвешле күтәрә алабыз? Республикадагы икетеллелекне гамәлгә куюның юлларын эзлибез. Бу нисбәттән безнең тарафтан даими “Татар дозор” уены, “Мин татарча сөйләшәм!”, “Хатасыз яз!”, ике дәүләт телен ничек кулланганнарын ачып салучы мониторинг, татарча диктант яздыру кебек чаралар уздырыла. Эшчәнлекнең тагын бер юнәлеше ул — татар шәһәре мәдәнияте. Менә карагыз, яшьләр, аларга ничек уңайлы, шулай яши. Телибезме, теләмибезме, шәһәрләшү процессы бара. Күбесе шә­һәрдә тупланырга тырыша. Аларның күңел ачуы ничек оештырылган? Кичен, ялларда алар кая бара? Урыс теллеләр өчен барысы да бар. Музей, күргәзмәләр, театр, концертлар — барысы да кәттә, кызыклы форматта. Татар телле яшьләр дә афишалар карап, фәлән җирдә шул була, бу җирдә шул була икән, ләкин без менә өченчесенә барабыз дип сайлап алырга тиеш. Андый мөмкинлек тудыруны, татар мәдәниятен актуальләштерү эшен үз өстебезгә алдык. Дөньяда нинди яңалык бар: дизайн маркет, лектория, перфоманс, слэм, акцияләр — болар барысы да, татарча эчтәлекле буларак, татарда да булсын дип эш итәбез. Шул рәвешле кичәләр уздырдык. “Печән базары” бер чарадан зур фестивальгә әверелде, язын зурлап Jadid fest оештырылды. Быел, мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм!” чарасында шәһәрдә милли проектларны булдыра алган яшь архитекторларны тупладык. Тагын бер тренд сизелә — яшьләр белем эсти. Кеше табиб булып эшлидер, әмма аны галәм кызыксындыра. Яки кеше пешекче ди, әмма аңа психология кызык. Интернетка күз салсаң, нинди генә темага лекцияләр узмый! Ихтыяҗ бар икән, без аны татарча тәкъдим итәргә тиеш дип саныйбыз. Без аның форматын уйлап таптык. “Акыл фабрикасы”нда өч зур темага проектларны гамәлгә кую мәктәбе узды. Тарих һәм туризм, этномәдәни проектларның менеджементы, бала үсеше һәм тәрбия. Ул популяр булды. Лекцияләрне тыңларга дип Русиянең 20 төбәгеннән килделәр. Берсен Әстерханга барып оештырдык.
— Тәбрис, форум эшчәнлеге турында сөйләгәндә син татар шәһәре яшьләре, татар шәһәре мәдәнияте дип әйттең. Авылларда яшәүче татар яшьләре сезнең игътибардан читтә кала дип санамыйсыңмы? Алар белән бәйле проектлар бармы?
— Килешәм, татар авыллары читтә кала. Чыннан да, авыллар белән бәйле проектлар җитеп бетми. Арчада Казан арты яшьләр форумын оештырмакчы идек. Программасы да бар, авылны ничек үстереп була дигән фикер алышу мәйданын булдырырга теләдек. Читтәге авылларның уңышлы проектларын тупладык, кайсысы уңышсыз чыкканын да өйрәндек. Әлегә бу проектны тормышка ашырып булмады. Әмма ул көн тәртибендә бар. Аралашу, аерым эшләрдә ярдәм итү бар, әмма системалы эш оештырылмаган. Безне чит илләргә күп йөриләр дип шелтәлиләр иде. Ике ел эчендә без Татарстан һәм Русия төбәкләре белән бик тыгыз эшләдек. Уфа, Мәскәү, Себер яклары — стратегик төбәкләр. Без алар белән күбрәк, активрак эш иттек. Уфага еш йөрелде, алар — безгә, без — аларга.
— Форум артык ирекле фикер йөртә дип, дәүләт тарафыннан сезгә басым ясау, акылга утырту очраклары сизеләме?
— Юк, Аллага шөкер, андый-мондыйны сизгәнем юк. Татарстан хөкүмәте, минемчә, ул яктан ирекле. Төрле позицияле оешмалар фикерләренә колак сала. Без аның мондый эш ысулын хуплыйбыз һәм үз итәбез. Безнең ике арада прагматик партнерлык урнашкан.
— Быел Казанда зурлап Бө­тенрусия “Студентлар язы” фестивале узды, аңа саллы акчалар бүленде. Татарстан тарафыннан гына 130 млн сум бирелгән. Ә Татар яшьләре форумы ничек финанслана, акча күпме бүленә, бюджеты ничек?
— Безнең эшчәнлек Бөтендөнья татар кон­грессы белән бәйле, утырган урыныбыз да шунда. Шуңа күрә, без эш иткәндә, нәрсәдер оештырганда һәрвакыт аларның ярдәменә, көченә өмет итәбез. Мин дә хезмәт хакын нәкъ Татар конгрессы хезмәткәре буларак алам. Финанслау безгә кагылмый, эчтәлегенә җавап бирәбез. Форум шулай ук Татарстанның үзбилгеләнү дәүләт программасына да кергән, финанс­лау аның нигезендә дә башкарылачак. Проектлар финанславына килгәндә, монда ниндидер оригинальлек юк. Иҗтимагый оешма буларак, без грант­лар алуга дәгъва кылабыз, рәсми бәйгеләрдә катнашабыз. Мә­сәлән, былтыргы “Печән базары” Мәдәният министрлыгы бәйгесендә җиңеп финансланды, шуңа күрә чара масштаблы узды, оештыру җиңел һәм рәхәт булды. “Мин татарча сөйләшәм” — Татарстанның дәүләт телләрен саклау, үстерү программасы нигезендә финанслана. Без — иҗтимагый оешма. Партнерларыбыз бар, иганәче булган ширкәтләр белән тыгыз эшлибез, алар матди ярдәм күрсәтә.

Президенттан Рәхмәт хаты

Форумда Удмуртиядән “Иман” татар яшь­ләре бер­леге әгъ­залары да катнашты. “Иман” татар яшьләре берлеге әгъ­залары Татарстан Рес­публикасы Президенты Рөс­тәм Миңнехановның рәхмәт хаты белән бүләк­ләнде.

Гөлфия Әхтәмова,
“Иман” татар яшьләре берлеге рәисе:

“Әлеге рәхмәт хатлары белән бер­ничә яшьләр төркеме генә бүләкләнде. Бу бер яктан шатлык булса, икенче яктан бу безгә алга таба тагы да күбрәк эшләргә стимул бирә. Форумда 30 илдән, 60 төбәктән 800дән артык вәкил катнашты. Секцияләр “Акыл фабрикасы” форматында узды. Алар безне борчыган төрле тематикаларга багышланды. Пленар утырыш һәм киләсе 2 елда эшләячәк рәис һәм шураны сайлау булды. Моннан тыш, безнең эшлекле уен рәвешендә вә­килләр танышуы булды. “Инициатива” бизнес-клубы белән “Түбәтәй” ширкәте катнашында социаль бизнес турында сөйләшү үтте. “Иннополис”ка сәяхәт кылдык. 7 августта мә­дәни чара — “Печән базары” оештырылды, бу чарада казанлылар да катнашты. Шулай ук “Калеб кичәсе”, татар альтернатив музыкасы концерты узды, Арчага сәфәр оештырылды. Түгәрәкләп әйткәндә, форум һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә иде!